

Әле республика дәваханәләрендә 237 кеше ковид белән көрәшә, аларның 144е 60 яшьне үткән. 13 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
3502 пациент амбулатор дәвалана, аларның 1062се 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 328 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 317 228.
Соңгы тәүлектә COVID-19 янә бер якташыбызның гомерен өзде. Корбаннар саны 5874кә җитте. Аларның 4918е 60 яшьне узган булган.
Фото: krasrab.ru