+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 Октября 2022, 11:30

Медицина хезмәткәрләренең проблемалары хәл ителә

Кичә Русиянең Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Анатолий Домников һәм Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның эшлекле очрашуы булды.  

Медицина хезмәткәрләренең проблемалары хәл ителәМедицина хезмәткәрләренең проблемалары хәл ителә
Медицина хезмәткәрләренең проблемалары хәл ителә

Тикшерелгән сораулар арасында: медикларның хезмәт хакы системасын яхшырту һәм хезмәт хакы структурасында оклад өлешен арттыру, медикларның остазлыгы буенча партнерлык һәм эмоциональ йончуны кисәтү мәсьәләләре, Профсоюзлар һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының мобилизацияләнгән медикларның гаиләләренә ярдәм итү буенча хезмәттәшлеге.

- Коронавирус инфекциясе белән эшләгән өчен түләүләрне тапшыру тәртибен үзгәрткәннән соң медикларга ярдәм итү мәсьәләсе бик актуаль, - дип ассызыклады профсоюз рәисе Анатолий Домников. - Октябрьдән федераль медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә оклад индексацияләнде. Урыннардагы Профсоюзлар хезмәт хакын арттыру, өстәмә түләү алучылар исемлеген киңәйтү турында тәкъдимнәр белән чыга һәм без төбәк хакимиятләренең үз медикларына ярдәм итү чараларын ничек кабул итүләрен күрәбез.

Сәламәтлек саклау министрлыгы төбәкләргә билгеле бер кысаларда компенсация һәм кызыксындыру түләүләрен тәэмин итәргә, ә оклад өлешен хезмәт хакы структурасында 55-60 процентка кадәр арттырырга тәкъдим итеп хат җибәрде. Бүгенге очрашуда без якындагы атналарда Башкортстанга Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Профсоюзның Үзәк комитеты белгечләре киләчәге һәм министрлык йөкләмәләренең эшчеләргә түләү өлешендә ни дәрәҗәдә төгәл үтәлүен күрербез дип килештек. Эштә артык йөкләнеш һәм, нәтиҗәдә, медикларның артык нык аруы - тагын бер сөйләшү темасы. Профсоюз мәгълүматлары буенча, фельдшер-акушерлык пунктларының нибары 30 проценты - ставкага, ә тагын 30 проценты ике яки аннан да күбрәк ставкага эшли. Бу - җитди йөкләнеш.

- Профсоюзлар хезмәт хакын арттыру һәм хезмәт шартларын яхшырту буенча сөйләшүләрдән алып, мәдәни-киңкүләм чараларга һәм спортка, йончуны кисәтүгә кадәр шөгыльләнә, - дип сөйләде очрашу нәтиҗәләре буенча Рауль Халфин.

- Сәламәтлек саклау министрлыгының эмоциональ яктан йончуны кисәтү чараларын күрү буенча эшләнмәләре һәм карашлары бар. Минем диссертация эшем дә әлеге темага багышланган, - дип билгеләп үтте Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. - Ихтыяҗ бар, ведомство һәм профсоюзлар хәлне аңлый, проблеманы хәл итәргә кирәк. Безнең өчен кадрлар сәясәте беренче урында тора, шул исәптән медицина хезмәткәрләренә хезмәт шартларын һәм эш хакын яхшырту. Якларның тырышлыгын берләштерү тармакның кадрлар потенциалын ныгыту мәсьәләсен хәл итүгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас