+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 октябрь 2022, 04:55

“Парикмахерга ничек еш барасыз, маммологны да шулай үз итегез!”

40 ел стажлы тәҗрибәле табиб Марат Галиев бу мәсьәләдә гүзәл затларга үзләренә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә.

“Парикмахерга ничек еш барасыз, маммологны да шулай үз итегез!”“Парикмахерга ничек еш барасыз, маммологны да шулай үз итегез!”
“Парикмахерга ничек еш барасыз, маммологны да шулай үз итегез!”

Бүгенге әңгәмәдәшебез — медицина фәннәре кандидаты, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган табибы, Республика клиник онкология диспансе­ры­ның маммология бүлеге мөдире Марат Галиев. Быел августта Марат Галиәкбәр улының биредә эшли башлавына 40 ел тулды. Бу вакыт эчендә республика­бызның бихисап хатын-кызларына уңышлы операцияләр ясаган, гомерләрен озайткан, тормыш сыйфатын яхшырткан, яшәүгә өмет биргән, дөрес дәвалау билгеләгән тәҗрибәле онкологның фикерләре һәм киңәшләре — бәясез.

— Марат Галиәкбәрович, “сөт бизе яман шеше” диагнозы ешрак ничә яшьләрдәге хатын-кызларга куела?
— Яшь — хәвеф факторларының берсе. Бу диагноз куелган барлык хатын-кызларның 75 проценты — 50 яшьтән өлкән. Ләкин бу 50 яшьтән яшьрәкләр авырмый дигән сүз түгел. 30 яшьтән кечерәкләр авыручыларның бер процентын тәшкил итә, 40 яшькә җитмәгәннәр — җиде процентын. Тәҗрибәмдә 14-16 яшьлек кызларда да яман шеш ачыкланган очраклар булды. Ләкин бу бик сирәк, әлбәттә. Хатын-кызларга даими тикшерелеп торырга кирәк. Елына бер тапкыр маммологка күренү мотлак. Әлбәттә, бу белгечлек табиблары барлык дәвалау оешмаларында да булмаска мөмкин. Сөт бизләрен гинеколог, хирург та тикшерә ала. Профилактик медицина тикшерүләре, диспансерлау — яхшы мөмкинлек, алардан файдаланмый калмаска кирәк. Шулай ук кварталга бер тапкыр булса да үз-үзеңне тикшереп тору мөһим. Моның өчен көзге алдына басып, сөт бизләренең симметрияле, тиренең чиста булуына инанырга, соңыннан төерләр булу-булмавын капшап карарга кирәк.
Бер уңайдан хатын-кызларга даими рәвештә гинекологка күренеп торырга киңәш итәм. Менә бит сезнең, гүзәл затларның, үз парикмахеры, маникюр эшләүчесе бар, сез аларга даими һәм бик еш барып торасыз. Маммолог белән гинекологны да шулай үз итегез, бу тагын да мөһимрәк.
— Тагын нинди хәвеф факторлары бар? Яман шеш килеп чыгуның сәбәпләре нәрсәдә?
— Күрем функциясенең бозылуы — сөт бизе яман шеше килеп чыгуга этәрүче сәбәпләрнең берсе. Аның бик иртә башлануы һәм бик соң тәмам­лануы да хәвефле. Эстро­геннарның хатын-кыз организмына озак вакыт тәэсир итүе яхшы түгел. Күремнең 13 яшьтә башланып, 50 яшьтә туктавы хәерле.
Тагын бер хәвеф факторы — репродуктив системада тайпылышлар. Бала тудырмау яисә соң яшьтә тудыру. Бу үз вакытында булырга тиеш.
Шулай ук нәселдә сөт бизе яман шеше очраган хатын-кызларга икеләтә игътибарлы булу мөһим. Аларга мин даими тикшерелеп торырга да, мутацияләргә кан анализы тапшырырга да киңәш итәм. Бу анализны Уфадагы күп клиникаларда, шул исәптән Респуб­лика клиник онкология диспансерында да тапшырырга мөмкин. BRCA-1 һәм BRCA-2 мутацияләре ачыклану хәвеф барлыгы турында сөйли.
— Бу мутацияләр ачыкланган хатын-кызларга нишләргә соң? Сөт бизләрен алдырыргамы?
— Әйбәт сорау. Барыбызга да Анджелина Джолиның шундый мутацияләр ачыкланганнан соң сөт бизләрен алдырып, имплантлар куйдыруы билгеле, әлбәттә. Ләкин безнең тормышта мондый хәвеф булган хатын-кызларга мин җентекләп тикшерелергә киңәш итәм. Кызганычка каршы, сөт бизе яман шешен кисәтеп булмый. Аны иртә ачыклап, дәвалап җиңәргә генә мөмкин.
Хатын-кызларга туклануга да игътибарлы булырга кирәк. Чөнки симерү — шулай ук хәвеф факторы булып тора.
— Җәмгыятьтә ракны иң яхшы кисәтү чарасы — бала имезү, дигән фикер киң таралган. Бу чынлап та шулаймы?
— Бала имезгәндә хатын-кызда күрем туктап тора. Бу гүзәл затлар өчен бик имин, файдалы вакыт, чөнки организм эстрогеннар йогынтысыннан ял итә. Кызганычка каршы, бала имезүдән баш тартучы хатын-кызлар бар. Бу дөрес түгел. Имезү хатын-кыз өчен дә, бала өчен дә бик файдалы.
— Тагын бер киң таралган фикерне мисалга китерәсе килә: хатын-кызларда гына була торган яман шешләрне кисәтү өчен беренче баланы 35 яшькә кадәр тудырырга кирәк. Бу хакта ни әйтер идегез?
— Беренче баланы 18 яшьтә үк табарга кирәк! Бу эш никадәр иртәрәк, шулкадәр яхшырак, сәламәтлек өчен файдалы. Баланы өлкәнәйгән яшьтә тудырганда хәвеф арта.
— Кайбер хатын-кызларның ораль контрацептивларга карата тискәре фикердә булуын беләм. Мондый препаратларны куллану еш кына рак белән тәмамлана, дигән фаразлар бар. Бу чынлап та хәвеф­леме?
— Аборт хатын-кыз өчен тагын да хәвефлерәк. Бу юнәлештә тикшерүләр күп үткәрелгән, капма-каршы фикерләр бар. Авырга калмас өчен препаратларны бары тик гинеколог консуль­тациясеннән соң гына кулланырга кирәк. Даруханәдән үзең теләгән даруны алып түгел. Гомумән, алар рак үсешенә йогынты ясамый, дияр идем. Ә менә менопауза вакытында гормоннарны алыштыручы терапия бил­геләнсә, бу препаратларны озак еллар кулланырга кирәкми.
— Гормональ препаратларны бөтенләй кулланмау хәерлерәк, димәк?
— Табиб кушуы буенча кулланырга кирәк. Кайвакыт бик тә кирәк. Мено­паузаның аеруча авыр үткән очраклары була. Ә препаратлар куллану хатын-кызның хәлен җиңеләйтә, тормыш сыйфатын яхшырта. Мондый дарулар хатын-кызның яшьлеген озайтучы ягулык кебек. Ләкин яшь калам дип, табигатькә каршы барып, аларны 60-70 яшьләргә кадәр куллану дөрес түгел. Табиб кушуы буенча иң күбе биш ел куллану җитә.
— Сөт бизендә яман шеш ачыклану хатын-кыз өчен һәрвакыт күкрәкне алдыру белән тәмам­ланамы?
— Бу фикер искергән. 40 ел элек шулай иде. Хәзер алай түгел. Яман шеш башлангыч стадиядә ачыкланса, бары шеш кенә алына. Соң ста­дияләрдә генә сөт бизен тулысынча алырга кирәк була. Күп еллар элек култык астыннан барлык лимфо­төеннәр дә алына иде. Бу очракта хатын-кыз операциядән соң кулын да күтәрә алмый. Ә хәзер без бер төп лимфотөенне генә алып тикшерәбез. Әгәр метастазлар булмаса, калганнары кала.
Әгәр операция шешнең соң ста­диясендә ясала икән, сөт бизе алына. Бу очракта сөт бизенең реконструкциясе ясала, имплантлар куела. Аларны куйдыру — бушлай. Үткән ел 117 шундый операция ясалды. Быел 170 имплант куелды.
— Шешне генә алу иртәме-соңмы авыруның рецидивына китерә, диючеләр дә бар...
— Рак — ямаш шеш, ул рецидив һәм метастазлар бирә торган авыру. Сөт бизен тулысынча алган хәлдә дә хәвеф кала. Ләкин хәзер заманча дәвалау ысуллары бар. Без опера­циядән соң заманча аппаратларда нурланыш терапиясе үткәрәбез. Бу дәвалауны ныгыта, хәвефне киметә.
— Сөт бизе яман шешеннән дәваланганнан соң хатын-кыз әни булырга теләсә? Бу мөмкин түгелме?
— Хәзер барысы да хатын-кызның теләге никадәр көчле булуга бәйле. Әгәр аның инде сәламәт баласы бар икән, без башкача бала тудырмаска, сәламәтлекне хәвеф астына куймаска киңәш итәбез. Чөнки йөклелек вакытында гормональ үзгәрешләр башлана. Бала тудыру теләге бик көчле булганда, дәваланып, тулысынча тернәк­ләнгәннән соң, өч ел вакыт үтәргә тиеш. Бу вакыт үткәннән соң, репродуктив сәламәтлеге рөхсәт итсә, хатын-кыз авырга калырга, бала тудырырга мөмкин. Мондый мисаллар бар. Ләкин хәвеф кала. Без бу хакта кисәтәбез.
— Операциядән соң тернәкләнү турында да сөйләп китсәгез иде?
— Мин эшли генә башлаган елларда (40 ел элек!) операция кичергән хатын-кызлар дәваханәдә 2-3 ай ята иде. Хәзер 5-7 көн. Заманча техника белән операцияләр бөтенләй башка. Кан күп югалмый, зур кисүләр үткәрелми. Үткән елдан башлап безнең республикада пациенткаларыбыз ике атна реабилитация үтәргә Йоматау шифаханәсенә җибәрелә башлады — бу безнең Хөкүмәтнең уникаль программасы. Шифаханәдә хатын-кызлар белән белгечләр, психологлар эшли. Бу бик яхшы нәтиҗәләр бирә.
Шушы көннәрдә Уфада Клавдия Абрамова урамында реабилитация бүлеге ачыла. Анда сөт бизе яман шешеннән генә түгел, гинекология буенча да эш алып барыла. Мондый проектлар — уникаль. Чөнки тернәк­ләнү бик мөһим.
— Республикада “сөт бизе яман шеше” диагнозы куелган хатын-кызлар буенча статистика ниндирәк?
— Күп еллар без авыручыларның арта баруын күзәтеп килдек. 2020-21 елларда яман шеш ачыкланган хатын-кызлар саны кимеде. Башта без моны пандемия булу сәбәпле, медицина тикшерүләре, диспансерлау тукталып тору белән бәйледер дип уйладык. Ләкин быел да сигез ай эчендә 955 очрак кына теркәлде. Мәсәлән, 2019 елда 1801 иде, 2020 елда — 1381, 2021дә — 1638. Без — онкологлар, бу күр­сәткечләрнең кимүе турында, әлбәттә, хыялланган идек. Хәзер сагаеп көтәбез — башка яктан китереп “атмасмы”.
Барлык очракларның 45 проценты хатын-кыз тикшерү үткәндә ачыклана (маммография, УЗИ). Ә хатын-кыз үзе шешне сизеп килгән очраклар гадәттә инде соң стадияләрдә була. Шешне иртә стадиядә ачыклау бик мөһим. 1-2 стадиядә ачыкланып, дәвалану ал­ганнарның 90-95 проценты биш һәм аннан күбрәк еллар яши. Ә барлык стадияләрне бергә алсак, мондый гомер озынлыгына ирешүчеләр — 63 процент.
— Марат Галиәкбәрович, туган ягыгыз, гаиләгез турында да бераз сөйләп китегез әле? Табиб булырга кайчан карар иттегез?
— Илеш районының Югары Яркәй авылында туып-үстем. Гаиләдә өчәү идек. Апаларым — Рима, Рита. Кызганычка каршы, өлкән апам (табибә) сөт бизе шешеннән вафат булды... Барыбыз да музыкаль мәктәп тәмам­ладык. Аккордеонда уйныйм. Медицина институтында укучы апама карап табиб булырга уйлаганмындыр, мөгаен. Аның калын-калын китаплары кызыксыну уятты. Гомер юлдашымны — Татьяна Ивановнаны да медицина институтында укыганда очраттым. Ул һөнәре буенча анестезиолог. Улым Руслан Уфа дәүләт авиация универ­ситетының информатика һәм робототехника факультетын тәмамлады, кызым Яна — икътисадчы. Бер оныгыма инде 15 яшь, бер оныгым быел беренче сыйныфка китте, берсенә тугыз ай гына.
— Яшьтән үк маммология юнә­лешен сайларга уйлаган идегезме?
— Күпчелек малайлар космонавт булырга теләгән кебек, хирургия юнәлешен сайлаучылар да зур опе­рацияләр башкаручы абдоминаль, торакаль хирурглар булырга хыяллана. Мин дә эшкә абдоминаль хирург буларак җибәрелгән идем. Ләкин җәй көне эшли башлавым сәбәпле, ялга киткән маммологны алыштырып торырга туры килде. Шуннан — икенчесен. Аннан бүлек мөдире отпускка китте. Шушы бүлектә калырга да туры килде. Моңа һич тә үкенмим. Яшьлеккә кире кайтып булса да мин хатын-кызларны дәвалаучы табиб булырга теләр идем. Алар көчле, батыр кешеләр. Аларның, бернигә карамыйча, балалары хакына авыруны җиңәргә көч табуына сокланам. Көчле рухлары белән алар табибка дәваларга да ярдәм итә. Гүзәл затларга үзләренә күбрәк игътибарлы булуларын, табибка ешрак күренеп торуларын теләр идем.
— Шушы көннәрдә 65 яшегезне билгеләвегезне беләбез. Яңа уңыш­лар, сәламәтлек, иминлек телибез Сезгә! Фәһемле әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Ләйсән Якупова әңгәмәләште.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас