-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 октябрь 2022, 11:30

Үпкәләр сәламәт булсын өчен нәрсә ашарга кирәк?

Табиблар үпкәләрне чистартуга актив ярдәм итүче иң яхшы 10 ризыкны билгеләгән.  

Үпкәләр сәламәт булсын өчен нәрсә ашарга кирәк?
Үпкәләр сәламәт булсын өчен нәрсә ашарга кирәк?

Беренче урында — алма. Аның фенолик кушылмалары һәм флавоноидлары сулыш юлларында ялкынсынуны киметә, бу зарарлы лайла формалашу процессын тоткарлый. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, көнгә бер стакан алма суты эчкән кешеләр сулыш кысылуга зарланмый.

Икенче урында — антиоксидантларга бай яшел чәй. Ул ялкынсынуны җиңеләйтә һәм үпкәләрне тизрәк дәвалый.

Аннан соң — балык, аерым алганда, скумбрия, форель, сардина, сельдь. Балыктагы Омега-3 май кислоталары - ялкынсыну белән көчле көрәшүчеләр. Ә санап үтелгән балык төрләре үпкәләрнең хроник обструктив авыруына каршы көрәштә яхшы.

Дүртенче урында — чикләвекләр һәм орлыклар. Бу продуктлар - үпкәләрне чистартуда иң яхшы һәм актив чара.

Бишенче урында — зәйтүн мае. Ул тукымаларның зарарлануына комачаулый.

Шулай ук үпкәләрне чистартуда иң яхшылар арасында брокколи, имбир, бөртеклеләр һәм әче борыч аталган.
Унынчы урында торучы сарымсак күптән файдасы белән билгеле. Медиклар әйтүенчә, бу продукт - үпкә яман шеше авыруыннан идеаль яклаучы. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, атнага ике тапкыр өч теш сарымсак ашаган кешеләр үпкә яман шеше авыруы хәвефен 44 процентка киметә. Бу яшелчәдә флавоноидлар бар, алар глютатион җитештерүне стимуллаштыра, ул — потенциаль токсиннар һәм карсиногеннар чыгаруны тизләтә торган матдә.

Фото: fikiwiki.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: