+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 октябрь 2022, 17:15

Бер атна ак икмәк кулланмасаң, нәрсә була?

Өч үзгәрешкә әзер булыгыз.  

Бер атна ак икмәк кулланмасаң, нәрсә була?
Бер атна ак икмәк кулланмасаң, нәрсә була?

Ак икмәк – күпләрнең яраткан ризыгы. Шулай да аның “углевод бомбасы” икәнен онытмагыз. Аны берничә көн бөтенләй ашамый торып карасагыз, үзегездәге үзгәрешләргә гаҗәпләнерсез.
Беренчедән, ябыгачаксыз. Организмда җыелган артык сыеклык китәчәк, шуңа гәүдә авырлыгы кимиячәк. Чөнки кайбер углеводлар суны тоткарлый.

Еш ачыкмаячаксыз. Эшкәртелгән углеводлар кандагы шикәрне кинәт күтәрә һәм бераздан ул шулай ук кинәт төшә. Бу үзгәрешләр баш миенә ашыйсы китерүче сигналлар җибәрә. Шуңа кара икмәккә өстенлек бирегез.

Өченчедән, энергиягез артуын тоярсыз, организмыгызда азык эшкәртү җайланыр. Ак икмәктән аермалы буларак, эшкәртелмәгән оннан пешерелгән икмәктә клетчатка күп, ул азык эшкәртү системасына уңай йогынты ясый.

Менә шундый үзгәрешләр көтәргә куша белгечләр. Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз? Икмәкнең ниндиен яратасыз?

Фото: mobillegends.net

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: