

Онлайн табибны үзең, балаң яки башка өлкән кеше чакырырга мөмкин. Хезмәт бушлай, аны алу өчен кулланучыларга түбәндәгеләр кирәк:
Дәүләт хезмәтләре порталында «Сәламәтлек» бүлегендә авторлашканнан соң, «Табибны өйгә чакырырга» хезмәтеннән файдаланырга (https://www.gosuslugi.ru/600361/1/form);
Табиб чакыруы башка кешегә гамәлгә ашырылса, мәгълүматларын тикшерергә яки пациент турында мәгълүмат кертергә (ФИО, туган көне, җенесе, полис номеры, СНИЛС);
Табиб килергә тиеш булган адресны раслау яки кертү;
Беркетелгән төбәктә теләсә кайсы адрес буенча чакыру ясарга була. Чакыру күрсәтелгән адреска хезмәт күрсәтүче поликлиника тарафыннан кабул ителәчәк. Табиб шул ук поликлиникадан киләчәк. Әгәр дә өйдә берничә кеше авырса, һәр авыру өчен дәүләт хезмәтләренә чакыруның аерым формасын тутырырга кирәк. Телефон аша шалтыратканда шулай ук ярдәмгә мохтаҗ барлык кешеләрнең мәгълүматларын хәбәр итегез. Әгәр дә заявка көннең беренче яртысында ясалса, табиб шул ук көн эчендә киләчәк. Кич белән булса — икенче көнне.
«Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру” проекты “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча тормышка ашырыла.