+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
25 октябрь 2022, 09:45

Эчәр суда холера юк, борчылмагыз!

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итүенчә, мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә таратыла торган холера вибрионнарының эчә торган су чыганакларында табылуы турында хәбәр чынбарлыкка туры килми.  

Эчәр суда холера юк, борчылмагыз!Эчәр суда холера юк, борчылмагыз!
Эчәр суда холера юк, борчылмагыз!

Идарәдә, эчәргә яраклы су белән тәэмин итүнең сыйфатына һәм хәвефсезлегенә көчәйтелгән контроль алып барыла, дип белдерәләр. Су белән тәэмин итү чыганакларыннан даими рәвештә микробиологик, вирусологик һәм санитар–химик күрсәткечләргә пробалар алына. Барысы да гигиена таләпләренә туры килә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Русиядә санитария-эпидемиология хезмәтенең нәтиҗәле эше нәтиҗәсендә озак вакытлар холера очраклары булмады. Республикада соңгы тапкыр читтән кертелгән очрак 2008 елда теркәлгән. Ул холера буенча имин булмаган илдән алып кайтылган, инфекция таралмаган.

“Роспотребнадзор” тарафыннан әлеге куркыныч инфекцияне кертмәү буенча даими эш алып барыла, аның таралуын булдырмау өчен барлык кирәкле чаралар күрелә.

Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас