+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
25 октябрь 2022, 09:25

«Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

Уфада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Менталь сәламәтлек» округ иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырдылар.

«Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар«Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар
«Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар


Проект балаларга һәм өлкәннәргә аутистик спектр тайпылышлары булган комплекслы ярдәмгә юнәлтелгән, мондый пациентларны авыруның иртә этапларында ачыкларга мөмкинлек бирә. Социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм эшкә урнашу өлкәсендә аларга ярдәм күрсәтелә.

- Башкортстан Идел буе федераль округында проектны тормышка ашыра башлаган биш сынау төбәге исәбенә керде. Инициативаны республика Башлыгы Радий Хәбиров хуплады, - диде Игорь Комаров. - 2020 елдан менталь сәламәтлеге бозылган балалар саны ике тапкыр артты. Бу - авыруларның элегрәк яшерелгән фактларын ачыкларга мөмкинлек биргән җентекле тикшеренүләр нәтиҗәсе. Шуңа күрә эшнең сыйфатын күтәрү өчен без аутистик спектр тайпылышлары булган балаларга, шул исәптән коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар катнашлыгында, өзлексез ярдәм күрсәтү системасын формалаштырабыз. Бу - безнең төп максат. Алга таба Идел буе тәҗрибәсен Русиянең барлык төбәкләренә дә таратырга планлаштырабыз.

2020 елдан Башкортстан «Менталь сәламәтлек» проектында актив катнашучы булды. Республика Хөкүмәте аутистика спектры бозылу һәм башка менталь бозылулары булган кешеләргә комплекслы ярдәм концепциясен раслады.

- Без аутизмлы балалар санын төгәлрәк ачыклауга ирештек. 1 октябрьгә төбәктә табиб-психиатрлар күзәтүе астында аутизмлы 1877 бала тора. Шуларның 342се балалар бакчаларына йөри, 844е - мәктәп укучылары, - диде Радий Хәбиров. - Өстәмә рәвештә без 50 меңгә якын балага скрининг уздырдык. Нәтиҗәдә, тагын бер мең ярымнан артык баланы ачыклаганнар һәм хәвефле категориягә күчергәннәр.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе, "Менталь сәламәтлек" Идел буе федераль округы проектының округ эш төркеме әгъзасы Максим Забелин сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен Уфа тернәкләндерү үзәге базасында Ресурс үзәген төзү планнары турында сөйләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас