+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
25 октябрь 2022, 09:05

Мобилизацияләнгәннәрнең балалары шифаханәләргә җибәреләчәк

БСТ телеканалында туры эфирда Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләде.

Мобилизацияләнгәннәрнең балалары шифаханәләргә җибәреләчәкМобилизацияләнгәннәрнең балалары шифаханәләргә җибәреләчәк
Мобилизацияләнгәннәрнең балалары шифаханәләргә җибәреләчәк

- Башкортстан Республикасы Башлыгы кушуы буенча без үз юнәлешебез буенча эшли башладык. Һәр медицина оешмасында бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче һәм барлык мәгълүматка ия җаваплы кеше билгеләнде, — дип белдерде Айрат Рәхмәтуллин.

Балаларга шифаханә-курорт дәвалавына юллама бирү яшәү урыны буенча педиатр тарафыннан сәламәтлек күрсәтмәләреннән чыгып башкарыла. Бу неврологик, сулыш системасы, яки йогышлы авырулар белән еш чирләү булырга мөмкин. 14 яшькә кадәр балалар ата-аналары белән җибәрелә ала, ә 14 яшьтән өлкәнрәкләр дәвалануга мөстәкыйль бара.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас