+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
25 октябрь 2022, 10:30

Яңа туган балалар хәвефле авыруга тикшереләчәк

Республика медицина-генетика үзәге пилот проектында катнаша һәм анда яңа туган сабыйларны умыртка-мускул атрофиясенә һәм беренчел иммунодефицитларга күпләп тикшерәчәкләр.  

Яңа туган балалар хәвефле авыруга тикшереләчәкЯңа туган балалар хәвефле авыруга тикшереләчәк
Яңа туган балалар хәвефле авыруга тикшереләчәк

Тикшеренү неонаталь скрининг кысаларында узачак, ул бала тудыру йортларында мәҗбүри рәвештә үткәрелә. Башкортстан мондый анализлар ясаячак сигез төбәк исәбенә кергән.

Ни өчен бу мөһим? Республикада ел саен 35 меңгә якын сабый туа. Умыртка-мускул атрофиясе сирәк очрый торган генетик авыруларга карый, аны дәвалауны иртәрәк башлаган саен яхшырак. Әгәр дә диагноз белән соңга калынса, авыру үлемгә китерә.

Шул ук вакытта медицина-генетика үзәге Идел буе федераль округының башка төбәкләре өчен дә анализлар үткәрәчәк. Хәзер безнең лабораторияләргә материаллар китерү механизмы эшләнә. Ә үзәктә тиздән тикшеренү өчен кирәкле яңа җиһазлар урнаштырачаклар.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас