+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 Октября 2022, 11:35

9 айда республикада үлүчеләр саны — 21,4, туучылар 7,1 процентка кимегән

Бүген Күгәрчен авылында Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышы узды. Анда Башкортстан Хөкүмәте, Сәламәтлек саклау министрлыгы аппараты, республика федераль учреждениеләре һәм медицина оешмалары җитәкчеләре катнашты.  

9 айда республикада үлүчеләр саны — 21,4, туучылар 7,1 процентка кимегән9 айда республикада үлүчеләр саны — 21,4, туучылар 7,1 процентка кимегән
9 айда республикада үлүчеләр саны — 21,4, туучылар 7,1 процентка кимегән

Утырыш барышында республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2022 елның тугыз аенда, шул исәптән Күмертау медицина округының медицина ярдәме күрсәтү күләмнәрен үтәү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алышынды.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова, утырышны ачып, болай диде:
"Без барыбыз да бер бурычны тормышка ашыру – сәламәтлек саклау сыйфатын яхшырту һәм медицина ярдәме күрсәтүнең һәркем файдалана алуын арттыру өстендә эшлибез. Эшебезнең сизелерлек уңай нәтиҗәләр бирүен тану шатландыра".
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин медицина оешмаларының тугыз айлык эш нәтиҗәләре белән чыгыш ясады һәм демографик хәлгә төп игътибар бирде. Ул ассызыклаганча, Башкортстандагы республика медицина мәгълүмат-аналитика системасының башлангыч мәгълүматлары буенча үлүчеләр саны — 21,4, туучылар санының 7,1 процентка кимегән. 2022 ел башыннан республикада 27 мең 275 бала туган, туучылар саны 9,1 промилле тәшкил иткән.
2022 елның 9 аенда гомум үлүчеләр саны 1000 кешегә 12 тәшкил иткән, бу 2021 елның шул ук чорыннан 21,4 процентка кимрәк. Оешкан һәм дөрес координацияләнгән эш нәтиҗәсендә 9954тән артык кеше гомере сакланып калган.
— Шулай ук сабыйлар үлемен киметүгә ирештек, оператив мәгълүматлар буенча 2022 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча күрсәткеч 4,5 промилле тәшкил итә, узган елгы күрсәткечтән 18,2 процентка кимрәк, - дип ассызыклады сәламәтлек саклау министры.

Фото: smartik.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас