+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 октябрь 2022, 15:13

Алдынгы медицина үзәге зур нәтиҗәләргә иреште

Стәрлетамакта "МедИнвестГрупп" компанияләр төркеменең "ПЭТ-Технолоджи" атом-төш медицинасы үзәге ачылганнан соң бер ай үтте. Бу вакыт эчендә үзәк белгечләре Башкортстан Республикасының көньягыннан 200дән артык пациент кабул иткән.

Алдынгы медицина үзәге зур нәтиҗәләргә ирештеАлдынгы медицина үзәге зур нәтиҗәләргә иреште
Алдынгы медицина үзәге зур нәтиҗәләргә иреште

Әлеге үзәк "Башкортстан Республикасында позитрон-эмиссион томография һәм радиохирургия үзәген төзү" инвестицион проектын тормышка ашыру максатларында 240 миллион сумлык инвестицияләр кертеп, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте белән килешү кысаларында төзелде. "ПЭТ-Технолоджи" Стәрлетамак атом-төш медицинасы үзәге шәһәрнең иң зур дәваханәсе — 1нче шәһәр клиник дәваханәсе янында урнашкан. Үзәк ПЭТ/КТ үткәрү өчен заманча сканер һәм ярдәмче җиһазлар белән җиһазландырылган.

Әлеге үзәк - Башкортстан Республикасы Хөкүмәте белән хезмәттәшлек кысаларында булдырылган атом-төш медицинасының икенчесе. Беренчесе Уфада 2014 елдан бирле эшли һәм иң югары нәтиҗәле үзәкләрнең берсе булып тора.

Дөнья җәмәгатьчелегенең клиник практикасында ПЭТ/КТ диагностикалау ысулы берничә дистә ел кулланыла. Русиядә атом-төш медицинасы үзәкләренең актив үсеше соңгы 12-15 ел дәвамында бара.

Ысулның диагностик кыйммәте - иртә метастазаны ачыклау. Әлеге ысул дәвалауны һәм аның срокларын көйләргә мөмкинлек бирә.

Бер ай эчендә Стәрлетамак атом-төш медицинасы үзәге онкологияле 212 кешене кабул итте. Тикшеренүгә еш кына сөт бизе һәм хатын-кызларның репродуктив системасы яман шеше булган пациентлар юнәлтелгән. Пациентларның күпчелеге тикшеренүгә Стәрлетамак, Салават, Ишембай районнарыннан килә. Хәзерге вакытта үзәктә барлык тикшеренүләр ОМС буенча үткәрелә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Алдынгы медицина үзәге зур нәтиҗәләргә иреште
Алдынгы медицина үзәге зур нәтиҗәләргә иреште
Автор:Денис Таваев
Читайте нас