+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 октябрь 2022, 07:05

Пневмония кичердегезме? Хәзер дөрес тукланыгыз!

Ничек итеп, дисезме?  

Пневмония кичердегезме? Хәзер дөрес тукланыгыз!Пневмония кичердегезме? Хәзер дөрес тукланыгыз!
Пневмония кичердегезме? Хәзер дөрес тукланыгыз!

Вируслы авырулар еш кына үпкәләрне зарарлый. Сулыш алу органнары сәламәтлеге өчен табиблар аеруча берничә азыкны ешрак кулланырга киңәш итә.

Кызыл чөгендердә үпкәләргә яхшы йогынты ясаучы нитратлар күп. Файдалы нитратлар. Алар кан тамырларын ныгыта, кан басымын төшерә, физик көчне арттыра. Яшь чөгендернең яфрагы да файдалы. Аны салатларга кушарга кирәк.

Татлы борыч та - үпкәләрнең дусты. Аны аеруча начар экологияле төбәкләрдә яшәүчеләргә кулланырга кирәк. С витамины күп булу сәбәпле, борыч кулланудан үпкәләр дә, бөтен организм да сәламәтләнә.

Көн саен бер алма ашасагыз, үпкәләрегезгә зур файда китерерсез. Бу җимештәге флавонидлар һәм С витамины хроник патологияләр килеп чыгудан саклый.

Кабактагы каротиноидлар кан составын яхшырта һәм үпкәләрне сәламәтләндерә. Аны яшьләргә дә, өлкәннәргә дә кулланырга кирәк.

Помидордагы ликопин астмалы һәм үпкәләрнең обструктив авыруы булган пациентларга сулыш алуны җиңеләйтә, тәмәке тартучыларның үпкәләре зарарлануын акрынайта.

Пневмония кичергәннәр яшел чәйне күбрәк эчсен. Ул ялкынсынуны киметә һәм зарарлану нәтиҗәләрен бетерә.

Зәйтүн мае да рационыгызда булсын. Андагы полифеноллар һәм Е витамины ялкынсынуларга каршы торырга булыша. Зәйтүн маен даими кулланган кешеләрнең үпкәләрнең хроник авыруыннан азрак интегүе исбатланган.

Фото: fb.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас