

“Табиблар җитешми. Моны анык беләм. Аеруча соңгы бер-ике елда күп табиблар эштән китте”, — диде Радий Хәбиров һәм бу мәсьәләне хәл итү өчен күп эшләр башкарылуын билгеләде. Социаль ярдәм чаралары күрелә, “Авыл фельдшеры”, “Авыл докторы” программалары эшли.
“Ел саен йөзләгән медицина хезмәткәрен укытып чыгарабыз. Аларның барысы да безнең дәвалау учреждениеләренә китсә, мондый кытлык булмас иде”, — дип, Радий Хәбиров бу проблеманың гади булмавын, ләкин, һичшиксез, хәл ителергә тиешлеген билгеләде.
Радий Хәбиров авыл кешеләренә сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеген булдыру өчен ел саен табиблар бригадаларының ерак районнарга чыгуын да искә төшерде.