+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 октябрь 2022, 06:45

Авыру аяктан екканны көтмәгез!

29 октябрь – Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне.  

Авыру аяктан екканны көтмәгез!Авыру аяктан екканны көтмәгез!
Авыру аяктан екканны көтмәгез!

Инсультка каршы көрәш көне бөтен дөньяда һәм Русиядә илебезнең Сәламәтлек саклау министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлегендә үткәрелә. Алар – Инсульт белән авыручылар ассоциациясе, Бөтенрусия неврологлар җәмгыяте һәм башкалар.

Моның төп бурычы – инсульт проблемасы турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру, кичекмәстән госпитальләштерүнең кирәклеген, дөрес һәм вакытында беренче ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген аңлату. Дәваханәдә вакытында дөрес дәвалау күп очракта гомерне саклап калырга гына түгел, инвалидлыкны да булдырмаска ярдәм итә. Ел саен инсульт яшьрәк кешеләрдә, хәтта балаларда да күзәтелә. Һәр елны Русиядә 500 меңгә кадәр кеше авырый. Пациентларның 80 проценты инвалид булып кала. Барлык илләрдә дә инсульттан үлем күрсәткече югары – 10-35 процент, ә цереброваскуляр авырулардан үлүчеләр саны йөрәк авыруларыннан һәм барлык локаль шешләрдән булган күрсәткечләрдән генә калыша. Русиядә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуыннан үлем күрсәткече 100 мең кешегә 70-120 очрак тәшкил итә.
Инсульт – безнең илдә иң еш очраган үлем сәбәпләренең берсе. Югары кан басымы, гиподинамия, тәмәке тарту, алкоголь куллану, дөрес тукланмау, стресслар бөтен дөньяда инсультның эпидемия чигендә таралуына китерә бара. Инсульт кичерүчеләрнең 31 проценты башка кеше ярдәменә мохтаҗ, 20 проценты үзаллы йөри алмый һәм 8 проценты гына элекке эшенә, тормышына кайта.
Инсультның беренче билгеләре: сөйләм бозылу, баш әйләнү, кулда яисә аякта (икесендә бергә дә булырга мөмкин) кинәт хәлсезлек барлыкка килү, битнең яртысы ою, аның асимметриясе, предметларның ике булып күренүе, хәрәкәтләр координациясе бозылу. Кеше аңын югалтырга да мөмкин.
Хәвефле билгеләрне үзегездә яисә якыннарыгызда сизү белән үк ашыгыч ярдәм чакырыгыз. “Үзе бетәр әле” дип йөрү – зур хата! Табиб ярдәме мотлак кирәк. Билгеләр сизелә башлаганнан соң беренче өч сәгать – ярдәм күрсәтү өчен иң нәтиҗәле булган вакыт. Инсультта һәр сәгать, һәр минут кадерле!
Инсультны кисәтү өчен яшьтән үк аның хәвеф факторларын ачыкларга кирәк. Алар – артериаль гипертония һәм йөрәкнең башка авырулары, канда югары холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсе, артык авырлык, түбән физик активлык, стресслар, яшелчә-җимешләрне аз ашау, тәмәке һәм алкоголь куллану.

Фото: "progorod33.ru"

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас