

“Гадәттәге көндәлек мәшәкатьләрдә безнең республикада яшәүче һәркем эре медицина учреждениеләренә барып, сәламәтлеген тикшерергә җыенмый. Тикшеренү нәтиҗәләрен бөтен Башкортстаннан белгечләр оператив рәвештә Уфага, республика кардиология үзәгенең Йөрәк-кан тамырлары хәвефләре белән идарә итү үзәгенә җибәрәләр. Бу пациентларның хәлен оператив бәяләргә һәм авыруның үсеш факторларын вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
Табибларның даими мониторингы һәм контроле астында бер ярым миллионнан артык кеше бар. Бу — югары хәвефле пациентлар, үпкә гипертензиясе, тумыштан килгән һәм алынган йөрәк авырулары, ритм бозылу һәм башка тайпылышлары булганнар.
Үзәкнең мөһимлеге шунда, ул йөрәк-кан тамырлары авырулары булган һәр пациентка шәхси якын килергә һәм аның хәлен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.
Йөрәк-кан тамырлары хәвефләре белән идарә итү үзәген без ике ел элек булдырдык. Шул вакыттан алып республика кардиоүзәге белгечләре 14 меңнән артык ЭКГ кабул иткәннәр һәм шифрлаганнар, «табиб-табиб» форматында 8 меңнән артык һәм «табиб-пациент» форматында 4 меңгә якын консультация уздырганнар.
Барлык тырышлыклар нәтиҗәсендә миокард инфарктыннан үлүчеләр санын 9,4 процентка киметүгә ирешелгән. Моны лаеклы нәтиҗә дип саныйм.
Моның өчен барысына да рәхмәт. Барыгызга да сәламәтлек!”, — дип язган республика җитәкчесе.