

«Русия Хөкүмәте карары белән узган атнада инновация эшчәнлегенә дәүләт ярдәме алучыларның бердәм реестры булдырылды. Аның ярдәмендә мондый ярдәм алган предприятиеләр яки компанияләр яңа проектны тормышка ашырганда документларны кабат тапшырырга тиеш түгел. Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгыннан әлеге реестрга тиешле республика предприятиеләрен кертүне тәэмин итүне сорыйм.
Төбәкләрдә электрон эшләнмәләрне проектлауның кече һәм урта үзәкләрен булдыруга 1 миллиард сум бүлеп бирелә. Финанслау мондый продукция булдыру өчен дә, аны өстенлекле базарларга чыгару өчен дә карала. Монда шулай ук сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгыннан бу эшкә керешүләрен һәм әлеге максатларга федераль акча җәлеп итүләрен сорыйм».
Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/19298/