+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 ноябрь 2022, 13:30

9 якташыбыз авыр хәлдә, берсе вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 331 285кә җитте. Тәүлек эчендә янә 235 якташыбызда инфекция ачыкланды.

9 якташыбыз авыр хәлдә, берсе вафат...9 якташыбыз авыр хәлдә, берсе вафат...
9 якташыбыз авыр хәлдә, берсе вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 180 кеше инфекция белән көрәшә. Аларның 126сы 60 яшьне үткән. 9 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

2 490 пациент амбулатор дәвалана, аларның 747се 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 418 кеше ковидны җиңгән. ХБарлыгы савыгучылар саны – 322 722.

Соңгы тәүлектә COVID-19 янә бер якташыбызның гомерен өзде. Корбаннар саны 5 893кә җитте. Аларның 4 925е 60 яшьне узган булган.

Фото: е
medboli.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас