

Илебез Президенты Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә куелган “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектының “Сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләү” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өстәмә объектларны сафка кертеп, аларны заманча приборлар белән җиһазландыру нәтиҗәсендә авыллар халкын сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итү күз уңында тотылды. Илнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерүенчә, әлеге вакытта тармакта барган күркәм үзгәрешләрдән халык бик канәгать, чөнки соңгы дистә елларда бигрәк тә авылларда медицина ярдәме алу бик кыенлашкан иде.
Бу мәсьәлә, әлбәттә, әле дә көн үзәгендә, ләкин башкарылган эшләрнең уңай нәтиҗәсен дә күрми мөмкин түгел. Шуңа да республикабызның гүзәл табигатьле төбәгендә урнашкан Караидел районында әлеге мәсьәләгә бик җитди карыйлар. Соңгы ике елда гына да биредә сигез ФАП ачылуы – моның ачык чагылышы. Район дәваханәсенең баш табибы Юнир Галин әйтүенчә, моңа кадәр шушындый ук фельдшер-акушерлык пунктлары җиде авылда ачылган булса, кирәкле барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән модульле ФАП ачу чираты хәзер Абуталип авылына да җиткән.
Әйтергә кирәк, җитмешенче елларда төзелгән булган, бүген инде шактый таушалган, җиргә сеңә башлаган янәшәдәге иске бина авылда медицина хезмәтләндерүенең элекке шартлары белән чагыштырып карау өчен менә дигән “тарихи һәйкәл” – мисал булып тора. Урындагы фельдшер Илсөяр Сәхәбетдинова хезмәт юлын Уфа 1нче медицина училищесын тәмамлаганнан соң 1991 елда нәкъ шунда башлаган. “Аны гомер буе утын ягып җылыттык, андагы хезмәт һәм дәвалау шартлары әлеге яңасындагы белән чагыштырырлык та түгел: җылы һәм салкын суы, канализациясе булган, электр белән җылытылучы модульле ФАП ачылу – минем өчен генә түгел, барча авыл халкы өчен чиксез зур шатлык”, – ди Илсөяр Нурлыгаян кызы.
Моны авыл биләмәсендә шундый мөһим социаль объект ачылу тантанасында катнашкан район хакимияте башыгы Айдар Шәйдуллин да ассызыклап үтте.
– Абуталипта яңа ФАП ачылу – районның сәламәтлек саклау системасын үстерүдә янә бер мөһим адым. Моның нәтиҗәсендә хәзер сыйфатлы медицина хезмәтләндерүен авыл халкы чын-чыннан заманча шартларда ала башлаячак, – диде Айдар Әнгам улы. – Зур эш башкарылды, моңа бик күпләрнең, төзүчеләрнең, җитәкчелекнең, медицина хезмәткәрләренең фидакарьлеге нәтиҗәсендә ирешергә мөмкин булды. Авылда, нигездә, өлкән яшьтәге халык яши, шуңа да бүгенге вакыйга – биредәге кешеләр өчен чын-чыннан күптән көтелгән һәм шатлыклы хәл.
Тантанада котлау сүзләре һәм теләкләре белән район үзәк дәваханәсенең баш табибы вазыйфасын башкаручы Дмитрий Моисеев та чыгыш ясады, ә Әртәкүл авыл Советы башлыгы Александр Кокшаров халыкның тормыш-көнкүрешенә һәм сәламәтлегенә булган зур игътибар өчен республика һәм район җитәкчелегенә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шунысы да мөһим: модульле ФАПлар турында сөйләгәндә аларда заманча шартлар булдыру һәм җиһазлар урнаштыру еш телгә алына. Биредәге дефибриллятор, үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты, ингалятор, тонометр, фонендоскоп, кандагы шикәр микъдарын ачыклау җиһазы, кардиомаркерлар экспресс-анализаторы, стерилизатор, дарулар саклар өчен суыткыч, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен башка төр медицина җиһазлары хәзер авылда яшәүче 177 кешене дәвалау өчен файдаланылачак.
Әйе, сәламәтлек – кешенең иң кыйммәтле капиталы, аның тулыканлы һәм бәхетле тормышы өчен төп нигезе. Сәламәт кешегә генә ашы да тәмле, яшәеше дә ямьле, чирле булсаң, тормышта боларның бер кызыгы да калмый. Абуталиптагы яңа фельдшер-акушерлык пункты да авыл халкына тормышларының сәламәт тә, ямьле дә, гамьле дә булсын өчен хезмәт итсен!
Фәнис ГӘРӘЕВ.
#нацпроект#нацрейтинг