+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 ноябрь 2022, 10:00

«Фармстандарт-УфаВИТА» үсешә

Бүген «Фармстандарт-УфаВИТА» җәмгыяте номенклатурасында 230 атамадан артык препарат бар, шуларның 100гә якыны бик мөһим препаратлар исемлегенә керә. Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә бу хакта җәмгыятьнең директоры Наил Низаметдинов сөйләде.  

«Фармстандарт-УфаВИТА» үсешә«Фармстандарт-УфаВИТА» үсешә
«Фармстандарт-УфаВИТА» үсешә

Ел нәтиҗәләре буенча продукция җитештерү 96 миллион пакет тәшкил итәчәк, шуларның 67 миллионы - мөһим препаратлар.
Узган елгы җитештерүнең артуы “Спутник V” вакцинасы җитештерү белән бәйле, бу елның икенче яртысыннан авыручылар кимү сәбәпле, аны чыгару туктатылган.

“Ел саен без тарифларны һәм окладларны индексациялибез, хезмәткәрләрнең керемнәренә инфляциянең йогынтысын исәпкә алабыз. Бүген уртача хезмәт хакы 59 800 сум тәшкил итә. Предприятиедә гомум шартнамә белән рәсмиләштерелгән социаль программа эшли. Импортны алмаштыру буенча Хөкүмәт указлары нигезендә 2016 елдан предприятиедә бу эш алып барыла”, — диде Наил Низаметдинов.

Директор билгеләвенчә, узган өч елда җитештерү куәтләренә инвестицияләр күләме 5,5 миллиард сум тәшкил иткән. Узган еллар белән чагыштырганда, графикта быел инвестицияләр күләме бераз кимегәне күренә. Бу реконструкцияләнергә яисә яңартылырга мөмкин булган объектларның бетүе белән бәйле. 2023-25 елларда яңа объект төзү турында карар кабул ителгән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас