

Республикада югары технологияле медицина ярдәменең торышын бәяләп, сәламәтлек саклау министры аның хәзер халык өчен кулайрак булуын ассызыклады. Мондый операцияләрне көтү вакыты да кимегән. Боларның барысы да соңгы 10 елда югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларының саны җиде тапкырдан артып, 38гә җитү сәбәпче.
«Ел саен финанслауның барлык чыганаклары исәбенә югары технологияле медицина ярдәме алучы пациентлар саны арту күзәтелә. Әйтик, узган елда аны 30 меңнән артык пациент алган. Бу, 2020 елдагы белән чагыштырганда, 12 процентка артыграк. Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә финанслауның гомум күләме быел 5 миллиард сумга якын тәшкил иткән. Бу, үткән елдагы белән чагыштырганда, 9 процентка күбрәк», — диде Айрат Рәхмәтуллин.