

Әлеге чара Башкорт дәүләт медицина университетына нигез салынуның 90 еллыгына һәм республикада йөрәк трансплантациясенең 10 еллыгына багышланган. Конгресста Русия, Кытай Халык Республикасы, Италия, Бразилия, Бангладеш, Кыргызстан, Казахстан һәм Белоруссиядән 1500дән артык спикер катнаша.
- Конгресста фәнни программаның мөһим юнәлешләре турында, ә нәкъ менә йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау һәм дәвалау, проблеманы хәл итүдә хирургия алымнары, йөрәкне трансплантацияләү проблемалары һәм башка мөһим сораулар хакында фикер алыштык, дип белдерде Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.