+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 ноябрь 2022, 14:05

“Алтын скальпель” — лаеклылар бүләге!

«Бүген республиканың иң яхшы табибларының берсе, БДМУ клиникасының торакаль хирургы, медицина фәннәре докторы һәм БДМУның госпиталь хирургиясе кафедрасы профессоры, югары категорияле табиб Артур Авзалетдиновка "Алтын скальпель" тапшырылды”, — дип язган бүген Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин социаль челтәрдә һәм матур пост урнаштырган.  

“Алтын скальпель” — лаеклылар бүләге!“Алтын скальпель” — лаеклылар бүләге!
“Алтын скальпель” — лаеклылар бүләге!

“Башкортстан хирурглары ассоциациясе тарафыннан гамәлгә куелган «Алтын скальпель» премиясе сәламәтлек саклау өлкәсендә уңышлы эшчәнлек алып барган республика табиблары эшчәнлегенә югары бәя булып тора. Лаеклы табиблар бүләкләнә.
Артур Марс улы — танылган табиблык остасы. Ул яңа буынны дәвалау белән шөгыльләнә - инновацион технологияләрнең көчле якларын һәм медицина белемнәрен берләштергән роботик хирургияне үзләштерә. Артур Авзалетдинов үткәрә торган робот-ассистент операцияләре дә аның визит карточкасына әйләнде”, — дип язган Максим Забелин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас