

Тәүлек эчендә янә 183 якташыбызда инфекция ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 160 кеше ковид белән көрәшә. Аларның 112се 60 яшьне үткән. 8 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 2 181 пациент амбулатор дәвалана, аларның 654е 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 255 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 325 687.
Соңгы тәүлектә COVID-19 янә ике якташыбызның гомерен өзде. Корбаннар саны 5 914кә җитте. Аларның 4 937се 60 яшьне узган булган.