

“Запорожье өлкәсендә Башкортстан Республикасыннан дүртенче җыелма медицина бригадасы үз эшен тәмамлый. Бер ай эчендә табиблар өлкә халкына тар юнәлешле медицина ярдәме күрсәтте, шулай ук урындагы белгечләр дә Русия Федерациясендә кабул ителгән диагностика һәм дәвалау протоколы нигезендә үз квалификацияләрен күтәрү мөмкинлеген алды.
Йөрәк-кан тамырлары хирурглары, гинекологлар, урологлар, нейрохирурглар һәм башка белгечләр Запорожье өлкәсендә яшәүчеләргә якынча 700 амбулатор консультация үткәрделәр, 1200 тәмамланган клиник очракны карадылар, 240тан артык төрле характердагы операция ясадылар.
Бүгенге көндә төбәктә әле медицина персоналы кытлыгы бар, Запорожье дәваханәләре медицина җиһазларына мохтаҗ. Евгений Викторович үз эш урыннарында калган, үз пациентларын ташламаган һәм бүген башка төбәкләрдән коллегеалары белән бергә эшләүче табибларыбызга рәхмәтле.
Ул Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры, Русия Фәннәр академиясе академигы Валентин Николаевич Павловка рәхмәт белдерде. Нәкъ менә аның башлангычы белән төбәктә эшләгән медицина десанты формалашкан. Урал Марат улы Абдуллинга – күчмә медицина бригадасы җитәкчесенә һәм ашыгыч операцияләр ясаган, Запорожье өлкәсендә яшәүчеләргә квалификацияле һәм югары технологияле медицина ярдәме күрсәткән барлык табибларга һәм шәфкать туташларына”, — дип язган Максим Забелин.