+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 ноябрь 2022, 09:08

Хөкүмәт өчен вак мәсьәләләр юк!

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә үткән Башкортстан Хөкүмәте утырышында төбәктә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү мәсьәлә­лә­ре турында фикер алыштылар.

Хөкүмәт өчен вак мәсьәләләр юк!Хөкүмәт өчен вак мәсьәләләр юк!
Хөкүмәт өчен вак мәсьәләләр юк!
Премьер-министр хәбәр итүенчә, Башкортстанда югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү актив үсә, республикада аны 38 медицина оешмасы күрсәтә.
– Соңгы ун елда аларның саны 7 тапкыр артты. Быелның 9 аенда гына да 29 меңгә якын пациентка югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелде. Әлеге максатларга 5 миллиард сум акча юнәлтелгән. Бу югары технологияле медицина ярдәмен алу вакытын киметергә мөмкинлек бирә, – диде Андрей Назаров.
Республикада югары технологияле медицина ярдәме турында сөйләгәндә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин югары технологияле операцияләрнең иң кирәкле төрләре — йөрәк-кан тамырлары хирургиясе, травматология һәм ортопедия (эндопротезлауны да кертеп), онкология, офтальмология, нейрохирургия, педиатрия һәм абдоминаль хирургия булуын әйтте.
Андрей Назаров ведомствога федераль коллегалар белән яңа компетенцияләр алу һәм финанслар җәлеп итү өлкәсендә активрак хезмәттәшлек итәргә кушты.
Арытаба утырышта республика янгын-коткару көчләренең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
– Башкортстан территориясендә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының 865 янгын сүндерүчесе һәм коткаручысы даими рәвештә гадәттән тыш хәлләргә әзер. 25 янгын часте, 8 эзләү-коткару отряды һәм химия-радиометрия лабораториясе тәүлек буе оператив мәсьәләләрне хәл итә. Соңгы өч елда гына да 3,5 меңгә якын кеше гомере саклап калынды. Бу эш бик мөһим. Республика коткару бүлекчәләренең көчләре һәм чаралары мониторингын даими рәвештә алып барырга кирәк, – диде Андрей Назаров.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров янгын-коткару көчләренең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге турында җентекләп сөйләде. Республика дәүләт комитеты бүлекчәләре карамагында куелган бурычларны хәл итү өчен 191 махсус техника берәмлеге, шул исәптән янгын-коткару вертолеты, 65 янгын сүндерү автомобиле бар. Фәрит Гомәров сүзләренә караганда, янгын-коткару вертолеты язгы ташуны һәм урман янгыннарын мониторинглаганда, ландшафт һәм техноген янгыннарны сүндергәндә нәтиҗәлелеген раслаган.
Соңгы өч елда профильле дәүләт комитеты бүлекчәләре 10 меңнән артык оператив чакыру алган, шул исәптән һәлакәттән коткару эшләренә – 4517, янгыннарны сүндерүгә –1821, аварияләргә 690 тапкыр чыкканнар, водолазлар 224 тапкыр су төбен тикшергән. 3447 кеше коткарылган.
Хөкүмәт Премьер-министры һәлакәтләр санын киметү эшен дәвам итәргә, шулай ук 2030 елга кадәрге чорга янгын-коткару көчләрен үстерү стратегиясе һәм табигый янгыннар хәвефен булдырмау программасы кысаларында чараларны гамәлгә ашырырга кушты.
Утырышта, шулай ук, автомобиль юлларын кәрәзле элемтә сигналы һәм мобиль Интернет белән тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.
Башкортстан санлаштыру өлкәсендә эре федераль проектны – “Санлы тигезсезлекне бетерү 2.0” программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Бу – авыл торак пунктларында мобиль элемтәнең база станцияләрен урнаштыру программасының икенче этабы. Икенче ел республика халкы мобиль элемтәне яхшыртырга кирәк булган авыл территорияләре турында хәбәр итә ала. Арытаба, махсус критерийлардан чыгып, әлеге проблема аеруча кискен торган торак пунктларны сайлап алу гамәлгә ашырыла.
– Тавыш бирүнең беренче этабы нәтиҗәләре буенча 130 торак пункт сайлап алынды. Анда мобиль элемтә киләсе елның 1нче кварталында ук барлыкка килергә тиеш. Икенче этап нәтиҗәләре буенча федераль проектка тагын 117 авыл кертеләчәк. Киләсе елда кәрәзле элемтә һәм Интернет Башкортстанның 247 торак пунктында барлыкка киләчәк. Тотрыклы бәйләнеш белән колачлау әлеге торак пунктларга гына кагылырга тиеш түгел. “Элемтә челтәрен” федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында да җәелдерергә кирәк. Бу таулы урында булган Урал арьягы районнарына да кагыла. Аерым алганда, болар Уфа – Белорет һәм Сибай – Акъяр юллары. Аларның суммар озынлыгы 320 километрдан артык, – диде Андрей Назаров.
Арытаба утырышта Русия Президенты Владимир Путинның традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында указы тикшерелде.
– Узган атнада ил Президенты Владимир Путин Русия традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турындагы указга кул куйды. Бу – илебезнең хәвефсезлеген тәэмин итү өлкәсендә стратегик планлаштыруның төп документларының берсе. Ул рухи-әхлакый кыйммәтләрнең төп максатларын, бурычларын билгели, дәүләт яклавы инструментлары исемлеген раслый. Указ нигезенә буыннар күчәкилүчәнлеге һәм, традицион мирасны саклаучы һәм яклаучы буларак, Русия образын формалаштыру турында тезис салынган. Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыкларына, Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты белән берлектә Русия Президенты указын Башкортстанда гамәлгә ашыру турында тәкъдимнәр кертүегезне сорыйм, – диде Андрей Назаров.
Чарада төбәктә балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру һәм тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды.
– Быелга балалар сәламәтлеген ныгыту кампаниясе тәмамланды. Анда 500 меңгә якын бала катнашты. Профильле 1663 оешма эшләде, алар республика балалар лагерьлары реестрына керде. Агымдагы елдагы сәламәтләндерү кампаниясен оештыру өчен Башкортстанның берләштерелгән бюджетыннан 1 миллиард 800 миллион сумнан артык акча бүленде. Балалар ялы оешмаларында тәүлеккә бер баланың ял итүе һәм савыктыру бәясе быел 942 сум булды. Шулай итеп, җәйге чорда 21 көн дәвамлылыгындагы юллама бәясе 19782 сум тәшкил итте, – диде Андрей Назаров.
Киләсе елда республика лагерьларында бер койка-көннең нинди бәягә төшәчәге турында мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.
Әлеге чорда барлыкка килгән кулланучылар бәяләре индексы дәрәҗәсен исәпкә алып, сыйфатлы туклану тәэмин итү максатларында түбәндәге бәяләр расланды: бер баланың шәһәр яны стационар лагерьларында (оештыру-хокукый формаларына бәйсез рәвештә) яшәү бәясе – 1045 сум; палатка төрендәге балалар лагерьларында – 267,5 сум; мәктәп яны лагерьларында тәүлегенә бер балага азык-төлек җыелмасының бәясе: ике тапкыр ашаганда – 140 сум, өч тапкыр ашаганда – 207 сум.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас