

Андрей Назаров ассызыклаганча, медицина хезмәткәренең игелекле хезмәте бик җиңел түгел, чөнки ул озак вакыт дәвамында белем һәм күнекмәләрне өзлексез камилләштерүне, хезмәт сөючәнлекне, тулы фидакарьлекне һәм чиксез шәфкатьлелекне таләп итә.
- Башкортстанда без медикларның эше өчен лаеклы шартлар тудыруга һәм пациентлар өчен уңайлы мохит булдыруга зур игътибар бирәбез. Сәламәтлек саклау системасын үстерүгә зур ресурслар юнәлтәбез. Быел аны финанслау күләме 106 миллиард сумнан артып китә. Без дәваханәләр һәм поликлиникалар төзибез, җиһазлар һәм транспорт сатып алабыз. Быел Бөре һәм Чакмагышта поликлиникалар ачылды. 59 яңа фельдшер-акушерлык пункты гамәлгә кертелде. 1,5 миллиард сумлык җиһазлар сатып алдык. Медицина учреждениеләренә 98 санитар автомобиль тапшырдык. Ел ахырына кадәр тагын 18 машинаны тапшырачакбыз, - диде Андрей Назаров.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, республика Хөкүмәте планнарында сәламәтлек саклау өлкәсен алга таба үстерү. Якындагы өч елда тагын 5 поликлиника, 300дән артык модульле фельдшер-акушерлык пункты, 40 табиблык амбулаториясе төзү планлаштырыла.
- Хәлне тотрыклыландыру өчен без пандемия башында булган барлык ресурсларны мобилизацияләдек. Ике ел эчендә коронавируска каршы көрәшкә 32 миллиард сумнан артык акча җибәрдек. Зубово, Стәрлетамак, Туймазы һәм Сибайда 4 госпиталь төзелде. Ләкин бу көрәштә безнең төп корал, әлбәттә, сез, хөрмәтле медицина белгечләре иде. Бөтен республика буенча 25 меңнән артык кеше, үз гомерен кызганмыйча, короновирус белән фидакарь көрәште. Ышанып әйтәм — без бергә җиңә алдык. Бүгенге көндә коронавирус инфекциясе буенча хәл тотрыклы һәм контрольдә. Без бу катлаулы проблеманы җиңеп кенә калмадык, күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатын да сизелерлек күтәрдек, - дип ассызыклады республика Хөкүмәте җитәкчесе.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Русиянең барлык медицина җәмәгатьчелеге алдында яңа чакыру тора. Русия армиясе Украинада махсус хәрби операция үткәрә. Алгы сызыкта да, әлбәттә, кеше гомерен саклап калучылар — хирурглар, анестезиолог-реаниматологлар, фельдшерлар, терапевтлар, шәфкать туташлары.
– Донбасста эшләүче республика табиблары 63 меңнән артык пациент кабул иткән, аларның яртысыннан артыгы – балалар. 60 меңгә якын диагностик тикшеренүләр һәм 600 оператив интервенция үткәрелде, - диде Андрей Назаров.
Тантаналы чара йомгаклары буенча Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Русия Президенты Владимир Путин исеменнән иң яхшы медицина хезмәткәрләренә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын (II дәрәҗә) һәм Лука Крымский медальләрен тапшырды.
- Бүгенге бүләкләр —ул сезнең фидакарь һәм авыр хезмәтегезне, компетентлылыгыгызны һәм һөнәри осталыгыгызны, кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклауга зур өлеш кертүегезне тану. Сезне чын күңелдән котлыйм! - Андрей Назаров.