

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин ассызыклаганча, бүген тапшырыла торган бүләкләр – Башкортстан халкының сәламәтлеге һәм гомерләре хакына медицина хезмәткәрләренең көн саен башкарган батырлыгын тану һәм зур рәхмәт билгесе.
Русия Федерациясе Президенты указы белән сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары өчен республиканың 46 медицина хезмәткәре бүләкләнде.
Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гөлнара Зиннуровага һәм Стәрлетамакның клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәге лаборатор-диагностика бүлеге мөдире Резида Усмановага “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденының II дәрәҗә медале тапшырылды.
Бүләкләнүчеләрнең тулы исемлеге белән шушы сылтама буенча танышыгыз: health.bashkortostan.ru/presscenter/news/499366/