-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 ноябрь , 18:05

Медицина эшчәнлегенә лицензия алырга теләүчеләр арта

Башкортстанда 2022 елның 10 ае дәвамында медицина эшчәнлеге буенча лицензиягә дәгъва итүчеләр санының 33,5 процентка артуы күзәтелә. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына агымдагы елдагы эшчәнлекне лицензияләү өчен 267 документ пакеты бирелгән, бу 2021 елның шул чоры күрсәткеченнән 67 процентка артыграк булуын раслый.  

Медицина эшчәнлегенә лицензия алырга теләүчеләр арта
Медицина эшчәнлегенә лицензия алырга теләүчеләр арта

- Эшчәнлекне лицензияләү өчен бирелә торган документлар пакеты лицензиатның милекче хокукында булган медицина эшләнмәләре булуын документаль раслауны үз эченә алырга тиеш. Бу медицина эшчәнлеген башкаруга лицензия алу өчен таләпләрнең берсе булып тора. Барлык аппаратлар, җиһазлар һәм инструментлар билгеләнгән тәртиптә теркәлергә тиеш, - ди Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.

Ул аңлатып узганча, мөрәҗәгать итүчедә медицина эшләнмәләре белән кирәкле җиһазландырылуны тикшерү медицина эшчәнлеген башкаруга лицензия алу өчен мәҗбүри шарт булып тора.

Аалар аренда килешүе, субарендалар, түләүсез файдалану һәм кредитлар, милек хокукы, сату-алу килешүе, товар накладнойлары белән идарә итүнең законлылыгын раслаучы документлар, шулай ук оешма балансыннан өземтә була ала.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/19544/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в