+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 ноябрь 2022, 14:00

Республикада медицина ярдәме ничек күрсәтелә?

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәктә медицина ярдәменең сыйфатын һәм аның үтемлелеген арттыру турында фикер алыштылар.

Республикада медицина ярдәме ничек күрсәтелә?Республикада медицина ярдәме ничек күрсәтелә?
Республикада медицина ярдәме ничек күрсәтелә?

Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү төбәк программасы кысаларында 2022 елда Бөредә һәм Чакмагышта поликлиникалар төзегәннәр, сигез капиталь фельдшер-акушерлык пункты ачылган. Моннан тыш, 18 медицина оешмасында капиталь ремонт үткәрелгән һәм 55 авария хәлендәге ФАПны яңа модульле объектларга алыштырганнар.
- Ел ахырына кадәр Уфаның Затон микрорайонындагы 9нчы поликлиниканы һәм Иске Туймазы (Туймазы районы) һәм Дөмәй (Илеш районы) авылларындагы табиб амбулаторияләрен төзеп бетерергә планлаштырабыз, - диде Айрат Рәхмәтуллин.
Министр 2022 елда республикада 3 меңгә якын төрле җиһаз һәм ерак авылларда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен 90 автомобиль сатып алынды дип өстәде.

Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/159521.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас