+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 ноябрь 2022, 10:40

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының дүрт күрсәткече борчылу тудыра

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белдерде.  

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының дүрт күрсәткече борчылу тудыра“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының дүрт күрсәткече борчылу тудыра
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының дүрт күрсәткече борчылу тудыра

Айрат Рәхмәтуллин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка республикада медицина ярдәменең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыру турында сөйләде.
Сәламәтлек саклау министры сүзләренә караганда, төбәктә медицина ярдәмен күрсәтүнең өч дәрәҗәле системасы бар һәм медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән барлык чаралар гамәлгә ашырыла.
Республика җитәкчесе гомумдәүләт проекты күрсәткечләре үтәлешенә янаулар бармы, дип сорады. «Кадрлар буенча дүрт күрсәткеч. Аларның икесенә шартлы рәвештә ирешеп була. Ә икесенә — тәэмин ителеш буенча, мөгаен, юк», - диде Айрат Рәхмәтуллин.
«Димәк, сез минем йөкләмәне үтәмисез. Сезне тыңласаң, барысы да яхшы. Бу чыннан да шулай. Күп техника алабыз, күп төзибез. Йөзләгән фельдшер-акушерлык пунктларын үзгәртәбез. Ләкин кешеләр гадәттә табибка эләгә алмый», - дип үз борчылуын белдерде Радий Хәбиров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас