+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Сәламәтлек саклау
1 Декабря 2022, 07:35

Бүген — Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

Бүген уфалылар ВИЧ-инфекциягә экспресс тестны бушлай бирә ала.  

Бүген — Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнеБүген — Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне
Бүген — Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

Тикшеренү мәйданчыгы «Башкирия» лайфстайл-үзәгендә урнаштырылган. Анализ нәтиҗәләре биш минут эчендә әзер булачак.
Моннан тыш, 13.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр биредә Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш үзәге һәм «Позитив мохит» коммерциягә нигезләнмәгән оешма белгечләренең ачык лекцияләре булачак.
Шулай ук 5 декабрьгә кадәр Башкортстанда яшәүчеләр ВИЧ-инфекция йоктыру хәвефе һәм нәтиҗәләре, шәхси һәм иҗтимагый профилактика чаралары турында консультация сорап мөрәҗәгать итә, антиретровирус терапиясе турында сораулар бирә, кайда һәм кайчан тикшеренеп булганын белә ала.
Шалтыратулар “Роспотребнадзор”ның 8-800-700-90-30 һәм Республика гигиена һәм эпидемиология үзәгенең (347) 287-85-08 телефоннары буенча кабул ителә.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас