+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 декабрь 2022, 04:30

Бәхетлеме син, медицина хезмәткәре?

Һәрхәлдә, аның башкаларга шатлык бүләк итүче булуы көн кебек ачык.  

Бәхетлеме син, медицина хезмәткәре?Бәхетлеме син, медицина хезмәткәре?
Бәхетлеме син, медицина хезмәткәре?

Соңгы өч елда күпләрнең медицина хезмәткәрләренә карашы үзгәргәндер. Пандемия безне күп нәрсәгә өйрәтте, сабак бирде, медицина тармагын сайлаган хезмәт ияләренең һөнәрен бәяләргә өйрәтте.

Кызганычка каршы, нәкъ пандемия вакытында без күп кенә медицина хезмәткәрләрен югалттык. Кайберәүләр инфекция белән алгы сызыкта үз-үзләрен аямыйча көрәшеп, дөньядан китте, авыр шартлардан, үз сәламәтлегенә, гомеренә янаган куркынычтан арынырга теләп, хезмәт урыннарын калдыручылар да булды...
Бүгенге көндә илдә дә, безнең республикада да медицина кадрларының җитешмәве сер түгел. Ел башында республика басмаларының берсенә биргән әңгәмәсендә БДМУ ректоры Валентин Павлов төбәктә сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар белән проблема барлыгын төгәл билгеләде.
– Бу проблема барлык өлкәләрдә бар. Кайбер студентлар уку барышында сайлаган белгечлеге буенча эшләргә теләмәвен аңлый. Бу очракка БДМУда өченче курстан соң белгечлекне алыштыру мөмкинлеге бар, – диде ул.
Ректор билгеләвенчә, вузда техник прогресс шартларында көннән-көн кирәкле була барган IT-медицина һәм программалау кафедралары ачылган.
Әйе, кадрлар җитешмәү күп кирәкле тармакларда күзәтелә. Мәсәлән, укытучылар арасында. Аларның күбесе белемен камилләштереп, берничә предметны укыта бүген. Әлбәттә, әйтик, география укытучысының тарих буенча белем бирүе бик дөрес күренеш булмаса да, медицина өлкәсендә бу бөтенләй мөмкин түгел. Мәсәлән, хирургны бары тик хирург кына алыштыра ала. Белемле һәм үз эшенең остасы булган...
Үз эшенең остасы булган медикларыбыз турында сүз кузгатсак, бу өлкәдә, әлбәттә, сөенечле хәбәрләребез бар. Мәсәлән, күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәләрнең берсендә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин игътибарга лаек фактлар китерде.
Ел башыннан Башкортстан хирурглары йөрәк, бавыр һәм бөер кебек органнар трансплантациясе ярдәмендә 44 пациентның гомерен саклап калган. Республикада югары технологияле медицина ярдәменең торышын бәяләп, сәламәтлек саклау министры аның хәзер халык өчен кулайрак булуын ассызыклады. Мондый операцияләрне көтү вакыты да кимегән. Боларның барысы да соңгы 10 елда югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларының саны җиде тапкырдан артып, 38гә җитү сәбәпче.
“Ел саен финанслауның барлык чыганаклары исәбенә югары технологияле медицина ярдәме алучы пациентлар саны арту күзәтелә. Әйтик, узган елда аны 30 меңнән артык пациент алган. Бу, 2020 елдагы белән чагыштырганда, 12 процентка артыграк. Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә финанслауның гомум күләме быел 5 миллиард сумга якын тәшкил иткән. Бу, үткән елдагы белән чагыштырганда, 9 процентка күбрәк”, – диде Айрат Рәхмәтуллин.
Бу саннарга, фактларга сөенеп, шундый югары технологияле медицина ярдәме күрсәтә алучы табибларыбыз күбрәк булсын иде, дип телисе генә кала. Чөнки кадрлар проблемасы беркая да китмәде шул...
“Башкортстанда медицина кадрлары дефициты сизелерлек кала әле”, – дип билгеләгән иде быел 29 апрельдә республика парламенты утырышында төбәктә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Михаил Закомалдин.
Аның сүзләре буенча, табиблар белән тәэмин ителү 65,5 процент тәшкил итә. Беренчел медицина ярдәме күрсәтүче бүлекчәләрдә – 57,5 процент. Урта медицина персоналы җитешмәү күрсәткече – 10,7 процент.
Әлбәттә, республикада медицина кадрларын җәлеп итү буенча күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, сәламәтлек саклауның беренчел звеносына белгечләрне китерү өчен дәртләндерү чаралары каралган. Авыл территорияләренә эшкә килүче табиблар өчен алар бер миллион сумнан башлана. Валентин Павлов билгеләвенчә, медицина хезмәткәрләрен укыту өчен БДМУ республиканың үсешүче шәһәрләрендә филиаллар да ача. Мәсәлән, Нефтекамада.
27 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада табиблар дефициты турындагы сорауга да җавап бирде.
“Әлбәттә, табиблар җитешми... Күп табиблар инде өлкән яшьтә. Аларның кайберләрен ковид сагайтты, үзләрен саклап калырга теләп, китәргә мәҗбүр булдылар. Сүз табиблар турында гына түгел, урта медицина персоналы турында да”, – диде Радий Хәбиров.
Ул медицина персоналы дефициты фонында Башкортстанда күрелгән чаралар турында да искә төшерде.
“Без ел саен берничә йөз табиб укытып чыгарабыз. Аларның яртысы булса да безнең поликлиникаларга, дәваханәләргә килсә, мәсьәлә хәл ителер иде”, – дип билгеләде республика җитәкчесе.
Ил күләмендәге саннарны мисалга китерсәк, ел саен Русиянең медицина вузлары 50-55 мең “өр-яңа табиб” укытып чыгара. Ә алар ничек җитмәгән, шулай җитми... Бу бөтен ил буенча шулай. Шул ук вакытта медицина хезмәткәрләре әзерләүче югары уку йортларына конкурсның зур булуын да искә алыйк. Сорау туа – ни өчен яшь табиблар дәваханәләребезгә килми?
Медицина вузларын тәмамлаучыларның күбесенең поликлиникаларга эшкә барасы килми, чөнки анда пациентлар агымы искиткеч зур. Бер пациентны кабул итүгә якынча ун минут вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә анамнез да төзергә, диагноз да куярга, дәвалау да билгеләргә кирәк... Һәм бу – сәбәпләрнең берсе генә. Дәваханәдә эшләр өчен ординатурада белем алу мотлак. Анда бюджет урыннары бик аз. Түләргә ярдәм итүчесе булмаган яшь кешегә авырга туры килә. Сәбәпләрнең берсе хезмәт хакы булуын да әйтми булмый. Әлбәттә, соңгы арада медицина хезмәткәрләренең эш хакы артты, өстәмә түләүләр булдырылды. Ләкин ниндидер азмы-күпме лаеклы хезмәт хакы алыр өчен табибка берничә урында тир түгәргә, өстәмә эшләр алырга, кыскасы, ал-ял белми хезмәт дилбегәсенә җигелергә кирәк. Ә шуннан инде “медицина хезмәткәрләренең эштә януы” турында сүз башлана, психологлар, башка белгечләр җәлеп ителә... Һәм моның да кемнеңдер медицина хезмәтеннән китүенә, ә кемнеңдер килеп тә тормавына сәбәп икәнлегенә шик юк.
“Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә”, диләр. Медицина хезмәткәре булу башыма төшмәсә дә, аның җилләре гаиләмә бераз кагылды. Кызым медицина университетында белем ала. Бу һөнәрне юкка сайламадык микән, дигән уй ул беренче курста укыганда ук барлыкка килде. Аның өстәленә коточкыч калынлыктагы тау-тау китаплар өелде. Аларның бер-икесен ачып, укып, нидер аңларга тырышып карадым һәм “боларның барысын да укып, аңлап, белеп һәм шул ук вакытта үз акылыңда калыр өчен нинди булырга кирәк икән?” – дигән уйга килдем.
Ә кыш көне баламны дәваханәдәге беренче практика көненнән соң дулкынланып көттем, кайтып керү белән хәлләрен, нинди вакыйгалар белән очрашуын сораштым. “Бүген иртән бер пациент үлде. Аны шәфкать туташы белән икәү янчыкка салып, озаттык...” – диде ул. Гомерендә бер тапкыр да үлем белән очрашмаган 18 яшьлек кызымның мондый сүзләреннән йөрәк чымырдап куйды...
Инде, шөкер, бишенче курстабыз. Быел укуы өстенә бер дәваханәдә шәфкать туташы булып эшләп карарга да булды. Сизәм, мине дулкынландырмаска тырышып, барысын да бик сөйләп тә бармый. Шулай да кайчакта бераз мәгълүмат алуга ирешәм. Шәфкать туташының эше тавык чүпләсә дә бетәрлек булмавын сөйләп тормыйча, кайбер очракларга тукталам. Беркөнне бер ир канын алганда һуштан язган. Куркып... Ә беркөнне бер бомжны китергәннәр. Аңа памперс кидереп, кулларын караватка бәйләп куярга кирәк. Югыйсә, памперсын салырга үрелә икән. Кызым кулларны бәйләүдә бер-ике тапкыр уңышсызлыкка ирешкән. Бүлектә паллиатив ярдәм алучылар да бар. Санитаркалар җитешми. Төнлә шәфкать туташларына аларның астындагы савытларны түгәргә, юарга туры килә...
Шәфкать туташлары мин аңлаганча уколлар ясау, кан алу, система кую, кан басымын, тән температурасын үлчәү, дарулар тарату, компьютерда пациентлар турында мәгълүмат тутыру белән генә шөгыльләнми икән...
Бүлектә ятучы өлкән яшьтәгеләр аларга пычранган эчке киемнәрен дә китереп бирә (туганнарына тапшырырга кушып), югалган тапочкаларын да эзләтә икән... Ә беркөнне бер пациентны ашыгыч рәвештә реанимация бүлегенә күчерергә кирәк булган. Лифт тиешле катка бераз менеп җитмичә туктап калган. Талчыбыктай кызыма үзе кебек бер хезмәттәше белән 115 килограммлы пациент ирне тиешле катка мендерергә кирәк. Ярдәмгә бераз хәллерәк пациентларны чакырырга туры килгән... Вакытында илтеп, чишендереп яткырганнар. Бу вакыйгадан соң бер тәүлектән кызымның күзләре дымланганын күрдем. Сәбәбен сорадым. “Ул пациент реанимациядә бер тәүлек ятканнан соң үлгән... Шуңа бик кыен. Ул бит минем белән сөйләште, мине кызганып, үзе атларга тырышты... Әни, ул синнән өч кенә яшькә өлкән иде!” – дип ачылып китте балам. “Булды. Җитте. Барысын да кызганып бетеп тә булмый. Иртәме-соңмы, барыбыз да үләбез. Һәр пациентны болай йөрәгеңә якын ала башласаң, үзең дә аяк сузарга мөмкинсең. Табибта бераз цинизм да булырга тиеш. Бүген күңелсезләнсәң дә, иртәгә бу хәлне күңелеңнән җибәр! Син бераздан табиб булачаксың, бу кадәр “кара эшләр”дән дә котылырсың. Әлегә түз!” – дидем, катырак булырга тырышып. Ә үзем баламны кызганудан әле һаман тынычлана алмыйм...
Менә хәзер язмабызның башына кайтып, “Медицина хезмәткәре бәхетле кешеме ул?” дигән сорауга җавап бирергә тырышыйк... Әлбәттә, аның ярдәменнән башкаларның хәле җиңеләйгәнен, авыруларның савыкканын, хәвефле чирләрнең дә җиңелгәнен күргәндә, бәхетледер. Ул бәхетнең хакы – кайвакыт тәүлек буе йокламау, аяк өсте җаваплы эш башкару, бихисап зарлар ишетү, борчулар күрүдер... Ни диясе килә соң? Бәхетле бул, медицина хезмәткәре, пациентларыңны да бәхетле ит...

Ләйсән Якупова

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас