+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 декабрь 2022, 10:20

Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә медицина ярдәме оештырыла

Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәрне яклау чаралары буенча брифинг барышында сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гөлнара Зиннурова хәрби хезмәткәрләрнең туганнарына медицина ярдәме күрсәтү турында сөйләде.  

Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә медицина ярдәме оештырылаХәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә медицина ярдәме оештырыла
Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә медицина ярдәме оештырыла

- Безнең өчен өстенлекле бурыч — мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына беренчел медик-санитар ярдәм генә түгел, махсуслаштырылган һәм югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү. Көз дәвамында мондый мөрәҗәгатьләр күп булды, аларның күбесе хәл ителде, - дип хәбәр итте Гөлнара Зиннурова.

Һәр медицина оешмасы сәламәтлек саклау тармагы ягыннан ярдәм күрсәтү өчен мобилизацияләнгәннәрнең һәм аларның туганнарының исемлеген теркәп бара. Гаилә әгъзаларын профилактик тикшеренүләргә чакыралар, теге яки бу төр медицина ярдәме күрсәтү буенча төрле скрининглар үткәрәләр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас