-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 декабрь 2022, 12:25

Себер бозлыкларында «зомби-вирус» ачыкланган…

Коронавирус җиңелә, дип, тынычлана башлаган идегезме?

Себер бозлыкларында «зомби-вирус» ачыкланган…
Себер бозлыкларында «зомби-вирус» ачыкланган…

Климат үзгәрү сәбәпле, эрүче бозларда куркыныч вирус табылган. Яңа хәвеф турында мәгълүмат белән “The Washington Post” басмасы уртаклаша.

Глобаль җылыну мәңгелек туңлыкларның эрүенә китергән һәм мең еллар дәвамында бозда яшеренеп яткан вируслар өскә чыга башлаган.

Русия, Франция һәм Германия галимнәре Русия территориясендә, Себердә, бер туңган күлдә 48 500 ел яшеренеп яткан «зомби-вирус»ны ачыклаган!
Әлегә фаразлар юаныч бирә: бу вирус амебалар өчен генә куркыныч. Ләкин хәтта тикшеренүчеләр дә мәңгелек туңлыкларда кешелек өчен куркыныч нәрсә юк дип ышандырмый.

"Табигатьтә зур табигый «туңдыргыч» бар — Себернең мәңгелек туңлыклары, бу безне бераз борчый. Күп патогеннарның хайваннар яисә кешеләр эчендә дә туңуы фактын исәпкә алырга кирәк», — дип билгели вирусологлар.

Фото: "druzhniy-center.ru"

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: