+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 декабрь 2022, 13:45

Грипп буенча хәл киеренке

Бүген матубгат конференциясендә белгечләр бу темага кагылышлы күп сорауларга җавап бирде.  

Грипп буенча хәл киеренкеГрипп буенча хәл киеренке
Грипп буенча хәл киеренке

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында республикада ОРВИ, грипп, ковид кебек инфекцияләр белән бәйле хәлгә багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда “Роспотребнадзор”ның Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Анна Казак, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының амбулатор медицина ярдәме күрсәтүне оештыру бүлеге җитәкчесе Танцыккужина катнашты.
Анна Казак билгеләвенчә, республикада сезонлы инфекцияләр белән хәл артык борчулы түгел, ләкин киеренке. Соңгы атнада авыручылар саны 47 процентка арткан. Алар арасында грипп штаммнары да лаборатор исбат ителгән. Гриппның 2009 елда күзәтелгән А штаммы өстенлек итә. Әле республикада лаборатор тикшеренүләр 14 кешедә грипп барлыгын ачыклаган. Аларның унысында - А штаммы. Бишесе - Уфа кешесе.
Әле эпидемия югары ноктасына җитмәгән. Хәлнең катлаулануы гыйнвар ахырында, февраль башында көтелә, дип фаразлыйлар. Шуңа әлегә вакциналанырга соң түгел. Белгечләр декабрь ахырына кадәр вакциналанып өлгерергә кирәклеген билгеләде.
Альбина Танцыккужина әйтүенчә, ОРВИ билгеләре белән дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән һәркем ковидка тест үтә. Дәвалау билгеләр өчен табибка ковидның булу-булмавын ачыкларга кирәк. Чөнки грипп белән ковид икесе ике төрле дәвалана.
Белгечләр өч төркемдәге кешеләрнең аеруча хәвеф астында булуын билгеләде. Алар - 60 яшьтән өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар һәм күп кешеләр белән аралаша торган эштә хезмәт итүчеләр. Алар иң беренче чиратта вакциналанган булырга тиеш.
Шунысын да онытмаска кирәк — бер үк кешедә грипп та, ковид та булырга мөмкин. Шуңа ике инфекциядән дә вакциналанган булу мөһим. Ике вакцинаны да бер көнне ясатырга була.
Республика мәктәпләрендә инфекция таралу белән бәйле хәл ничек? Быел чыршы бәйрәмнәре үтәчәкме? Анда ата-аналарга керү рөхсәт ителәчәкме? Матбугат конференциясендә бу сорауларга да җаваплар яңгырады. Мәктәпләрдә әлегә хәл борчулы түгел. Кагыйдә буенча, бер сыйныфта авыручылар саны 20 проценттан артса, укучылар карантинга җибәрелә яисә дистанцион укуга күчерелә. Балалар өчен чыршы бәйрәмнәре үтәчәк. Балалар бакчаларына йөрүче нәниләрнең әти-әниләренә анда керергә рөхсәт бирелергә тиеш.
Бүгеннән алып республика поликлиникалары эш вакытын бер сәгатькә озайтты. Алар көн саен иртәнге сигездән кичке 21.00 сәгатькә кадәр эшли хәзер. Шимбәләрдә — 20.00, якшәмбе 16.00 сәгатькә кадәр. Дәвалау учреждениеләренең яңа эш графигына кагылышлы тулы мәгълүмат Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында урнаштырылган: health.bashkortostan.ru/presscenter/news/503025/
Матбугат конференциясендә белгечләр нәкъ әле эш бирүчеләргә игътибарын хезмәткәрләрен вакциналауга юнәлтергә кирәклеген ассызыклады.

Фото: Ләйсән Якупова

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас