+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 декабрь 2022, 10:45

7 якташыбыз авыр хәлдә, икесе аппаратта, берсе вафат...

Ковиды да чигенми, ичмасам...  

7 якташыбыз авыр хәлдә, икесе аппаратта, берсе вафат...7 якташыбыз авыр хәлдә, икесе аппаратта, берсе вафат...
7 якташыбыз авыр хәлдә, икесе аппаратта, берсе вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 337 567гә җитте. Тәүлек эчендә янә 153 якташыбызда инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 204 кеше ковид белән көрәшә, аларның 143е 60 яшьне үткән. 7 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 1 836 пациент амбулатор дәвалана, аларның 521е 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 120 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 329 588.

Соңгы тәүлектә COVID-19 янә бер якташыбызның гомерен өзде. Шулай итеп, корбаннар саны 5 939га җитте, аларның 4 951е 60 яшьне узган булган.

Фото: topdaynews.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас