

2020 елда федераль дәрәҗәдә яман шеш авыруларыннан үлүчеләр санын киметүне тәэмин итү бурычлары куелган. Премьер-министр ассызыклаганча, шулай ук чараларны тулысынча тормышка ашыру һәм «Онкологик авыруларга каршы көрәш» төбәк программасының максатчан күрсәткечләренә ирешү мөһим.
- Әлеге программа нигезендә республикада үлүчеләр саны 100 мең кешегә 173,3 очрактан артмаска тиеш. Медицина учреждениеләрендә авыруның башлангыч этабында барлык яман шеш авыруларының ким дигәндә 56 проценты ачыкланырга тиеш. Барлык онкология авыруларының ким дигәндә 70 проценты диспансер күзәтүе белән капланырга тиеш. Бүген республикада яман шешләрдән үлүчеләр саны тулаем ил буенча күрсәткечләрдән түбәнрәк, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/19720/