+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 декабрь 2022, 10:10

Горурланырлык табибә

Рәшидә Бураншина — Зилаер үзәк район дәваханәсенең табиб-фтизиатры.

Горурланырлык табибә
Горурланырлык табибә

Рәшидә Гайса кызы балачактан ук табиб карьерасы турында хыялланган һәм аның теләге чынга ашкан. 1971 елда ул Уфа медицина институтына укырга керә, ә чыгарылыштан соң ук Зилаер үзәк район дәваханәсендә фтизиатр булып хезмәт юлын башлый, анда бүгенге көнгә кадәр эшли.
Рәшидә Гайса кызы фикеренчә, табиб эшендә иң мөһиме —белем, игелек һәм шәфкать. 2001 елда ул сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары өчен Башкортостан Республикасының атказанган табибы мактаулы исеме белән бүләкләнә.
Рәшидә Бураншина яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итә, Сovid-19 белән көрәш вакытында фидакарь хезмәте өчен Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнгән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: