+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 декабрь 2022, 09:25

Җиде якташыбыз авыр хәлдә, берсе вафат...

15 декабрьгә республикада коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 338 846га җитте. Тәүлек эчендә 218 кешедә инфекция ачыкланды.  

Җиде якташыбыз авыр хәлдә, берсе вафат...Җиде якташыбыз авыр хәлдә, берсе вафат...
Җиде якташыбыз авыр хәлдә, берсе вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 190 кеше ковид белән көрәшә, аларның 136сы 60 яшьне узган. Җиде якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылган. 1 825 пациент амбулатор дәвалана, аларның 57се 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 227 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 330 885.
Тәүлек эчендә COVID-19 янә бер якташыбызның гомерен өзде. Корбаннар саны 5 946га җитте. Аларның 4 953е 60 яшьне узган булган.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас