+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 декабрь 2022, 07:00

Римма Үтәшева: “Республика Башлыгы безгә ышана”

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Дәүләт җыелышына Юллама белән мөрәҗәгать итте. Аның чыгышында медицина темасына да зур урын бирелде. Русия Федерациясе Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау буенча комитеты әгъзасы Римма Үтәшева бу хакта фикерен белдерде.  

Римма Үтәшева: “Республика Башлыгы безгә ышана”Римма Үтәшева: “Республика Башлыгы безгә ышана”
Римма Үтәшева: “Республика Башлыгы безгә ышана”

Депутат фикеренчә, Радий Хәбиров сәламәтлек саклау һәм медицина мәсьәләләренә зур игътибар бирә.
“Башкортстанда барлык гамәлләр нәтиҗәгә юнәлтелгән. Без ниндидер томанлы вәгъдәләр ишетмибез. Әгәр Радий Хәбиров әйтә икән, ничек авыр булмасын, ул аны эшли. Мәсәлән, медицинаны мисалга алыйк. Радий Фәрит улы Хәбиров депутатларга еллык Юлламасында дөрес сүзләр әйтте. Чыннан да, сәламәтлек саклау кеше тормышында аерым урын алып тора. Радий Хәбиров коронавирус пандемиясенең халык һәм табиблар өчен зур сынау булуын билгеләп үтте. Һәм без аны лаеклы үттек. Бүген Радий Фәритович чыгышында беренчел звенога да басым ясады. Республикада беренчел медицина ярдәменә зур игътибар бирелә, катлаулы медицина җиһазлары яңартыла, ФАПлар һәм башка медицина учреждениеләре төзелә. Хәзер фельдшер телемедицина ярдәмендә мәгълүматларны табибка, белгечкә җибәрә һәм алардан пациентка квалификацияле диагностика алала", ‒ диде Римма Үтәшева.
Римма Үтәшева Радий Хәбировның сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләсенә дә зур әһәмият бирүен ассызыклады. Башкортстан Башлыгы өчен медицина учреждениеләренең белгечләр белән тәэмин ителеше беренчел бурычларның берсе.
"Радий Хәбиров беренчел звенога ярдәм итәргә, кадрларны сакларга, яшь белгечләргә хезмәт хакы белән, көнкүреш мәсьәләләрендә ярдәм итәргә кирәклеген берничә тапкыр ассызыклады. “Сәламәтлек поездлары" апрельдән октябрьгә кадәр республиканың барлык муниципалитетлары буенча йөреп чыга. Кадрлар кытлыгы булган авыл җирлегенә табиблар килә. Бер генә авыл кешесе дә медицина ярдәменнән башка калмый. Республика җитәкчесе иртә диагностиканы, онкология, йөрәк авыруларын игътибарсыз калдырмаска, балалар онкологиясе һәм гематология үзәге төзелешен тәмамларга кушты. Бу бурычлар, әлбәттә, мөмкин. Радий Фәритович медикларга коронавирус елларында фидакарь хезмәтләре, ерак авылларга йөргән күчмә бригадаларга һәм, әлбәттә инде, Донбасска үз теләге белән килгән медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Республика Башлыгы безгә — медикларга ышана, менә шунысы мөһим», — диде Римма Үтәшева.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас