

“Ике машина Уфада – ашыгыч медицина ярдәме станциясендә һәм һәлакәтләр медицинасы үзәгендә калачак, калганнары республика буенча таратылачак. Бу ашыгыч ярдәм машиналарын федераль бюджет акчасына сатып алдык. Һәрберсе кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән – аларда дефибриллятор, ЭКГ үткәрү мөмкинлеге бирүче электрокардиограф, үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты һәм башкалар бар, бу гадәттән тыш хәлләрдә безнең халыкның гомерен саклап кала ала.
2019 елдан безнең дәваханәләргә барлыгы 169 ашыгыч ярдәм машинасы кайтарылды, тагын 178 машина амбулатория звеносы өчен сатып алынды.
Коронавирус артка чигенде, ләкин безнең медикларга йөкләнеш бик югары булып кала, аеруча сезонлы эпидемия вакытында. Медицина учреждениеләренең матди нигезен яңарту — бик мөһим эш, һичшиксез, аны дәвам итәчәкбез.
Сәламәтлек һәммәгезгә!” — дип язган республика җитәкчесе.