Медицина фәннәре докторы, кардиолог, югары квалификация категорияле табиб Айдар Шәрәфиев кан басымы параметрлары кешенең яшенә карап төрле булырга мөмкин, дип искәртте.
"Кан басымы 120/80 булырга һәм беркайчан да югарырак булмаска тиеш, дигән гомум фикер һәрвакытта да дөрес түгел, - ди белгеч «Известия» белән әңгәмәдә. - Бу дөрес, ләкин яшь үзгәреше кагылмаган кан тамырлары өчен. Кеше олыгайган саен кан тамырлары сыгылмалылыгын югалта, алар өчен кан басымы билгеле бер югарылыкка күтәрелү табигый, әйтик, 130-135 мм. Ләкин кан басымы 140, 150, 160, 180 мм булган һәм аны киметергә ярамый торган кешеләр бар. Мондый категория кешеләрнең кан тамырларының атеросклеротик тараюы күзәтелә", - дип аңлатты табиб.
Фото: tatpressa.ru