

Бу, алдагы атна белән чагыштырганда, 688гә кимрәк. Бу хакта республика Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча хәбәрләр кимегән, әмма алар элеккечә республика халкы мөрәҗәгатьләре арасында беренче урында. Бер атна эчендә аларның саны 78гә кимегән һәм 687 тәшкил итә.
Икенче урында - социаль хезмәт күрсәтү темасы (492). Республика халкын мобилизацияләнгәннәргә яңа түләүләр үзенчәлекләре, шулай ук өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга социаль пособиеләр буенча сораулар кызыксындыра.
Өченче урында - төзекләндерү (396). 12-18 декабрь көннәрендә Республика ситуацион үзәге операторларына (347) 218-19-19-19 телефоны аша 19 097 тапкыр шалтыратканнар. Төп шалтыратулар - табибка язылу буенча. Шалтыратулар пигы элеккечә дүшәмбе көнгә туры килә. 12 декабрьдә ситүзәккә 5 842 тапкыр шалтыратканнар.
Исегезгә төшерәбез, хәзер табибка шулай ук ял көннәрендә дә язалар, поликлиникаларның эш графигы үзгәртелде. Бу юнәлештә эшләр дәвам итә.