+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
23 декабрь 2022, 12:55

Бәйрәмнәрдә медицина ярдәме ничек күрсәтелә?

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан халыкка үз вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү максатларында республика медицина оешмалары җитәкчеләренә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән бәйрәм көннәрендә эшне оештыру буенча тиешле йөкләмәләр бирелде.  

Бәйрәмнәрдә медицина ярдәме ничек күрсәтелә?Бәйрәмнәрдә медицина ярдәме ничек күрсәтелә?
Бәйрәмнәрдә медицина ярдәме ничек күрсәтелә?

Амбулатор-поликлиника бүлекчәләре 2022 елның 31 декабрендә һәм 2023 елның 1-8 гыйнварында түбәндәге график буенча эшләячәк:
- 2022 елның 31 декабре – шимбә графигы буенча - 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, чакырулар кабул итү (шул исәптән кичектергесез) 16.00 сәгатькә кадәр;
– 2023 елның 1 гыйнвары һәм 2023 елның 8 гыйнвары – якшәмбе графигы буенча - өйдә чакыруларга хезмәт күрсәтү (шул исәптән кичектергесез) 16.00 сәгатькә кадәр;
- 2023 елның 2, 3, 4, 5, 6 һәм 7 гыйнварында - бәйрәм көненең эш графигы буенча - 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, чакырулар кабул итү (шул исәптән кичектергесез) 16.00 сәгатькә кадәр.
Бу хакта тулырак: health.bashkortostan.ru/presscenter/news/507135/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас