

Әле республика дәваханәләрендә 188 пациент ковид белән көрәшә, аларның 134е 60 яшьне үткән.
7 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
2001 кеше амбулатор дәвалана, аларның 601е 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 256 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 332 763.
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан үлем очраклары теркәлмәгән.
Барлыгы бу инфекциядән 5 950 якташыбыз савыга алмады. Аларның 4 954е 60 яшьне узган булган.
Фото: “tverskaya13.ru”