

Шундый кешеләр бар: алар тормышын кешеләр өчен яшәү һәм эшләүдән башка күз алдына да китерә алмый. Бу – барыбыз да мәрхәмәтлелек дефицитын тоеп яшәгәндә аеруча мөһим. Проблема кискенләшә барган саен, сиңа якты йөз күрсәтеп, җылы мөнәсәбәттә булган кешеләрне ниндидер бер аерым тойгы белән искә ала башлыйсың. Нәкъ менә шундый кеше Зөлфия Сафиуллина белән мин 40 елдан артык дустанә мөнәсәбәттә. Мин аның белән 1985 елда таныштым. Ул вакытта Зөлфия Хәсән кызы Уфа шәһәренең 8нче клиник дәваханәсендә терапевт булып эшли иде. Соңрак ул “ультратавыш диагностикасы” белгечлеге буенча белемен камилләштереп, дәваханәнең ультратавыш тикшеренүе буенча яңа бүлекчәне җитәкләде.
– Зөлфия Хәсәновна, Сез балачактан табиб булырга хыяллангансыз? Бу һөнәрне сайлауга Сезне нәрсә этәрде?
– Мин бәләкәй чакта мондый мөмкинлекләр турында хыяллана да алмый идем. Мин 1952 елда Мәләвез шәһәрендә туганмын. Әтием – Хәсән, Бөек Ватан сугышы ветераны, Берлинга кадәр барып җиткән, гаиләдә 4 бала үстек. Фронттан кайткач, әти Мәләвез шәһәрендәге элеватор төзелешен җитәкли. Аны бар яклап мактап сөйлиләр иде.
Мәктәптә укыганда мин тормышымны медицина белән бәйләргә карар иттем. 1970 елда Уфаның 2нче медицина училищесын тәмамлап, Олы Теләк балалар шифаханәсендә шәфкать туташы булып эшли башладым. Биредә миңа бала тудырган бер хатын-кызның һәм аның баласының гомерен саклап калырга туры килде. Минем бу гамәлем училище җитәкчелеге тарафыннан хупланды. Шунда мин киләчәктә тормышымны медицина белән бәйләргә кирәклеген аңладым. 1978-87 елларда шатланып һәм аерым бер канәгатьлек хисе белән ВЛКСМның 15 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт медицина институтының “Дәвалау эше” факультетында укыдым. Югары категорияле медицина белгечемен, медицина фәннәре кандидаты да.
– Сез – табиб, галим һәм педагог. Сезнең аралашу даирәгез зур. Якын дусларыгыз бармы?
– Һөнәри үсешемә хирургия факультеты мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор Ирек Әхмәт улы Сафин, профессор, медицина фәннәре докторы Мәҗит Әхмәт улы Нартайлаков, профессор, медицина фәннәре докторы, онкология кафедрасы мөдире Рәшит Габит улы Бадыйков һәм башкалар аеруча зур йогынты ясады. Мин аларны үземнең остазларым дип саныйм һәм аларның фикерләре белән һәрвакыт исәпләшәм. Алар җылы мөнәсәбәтләре белән аерылып тора. Бу танылган профессорлар акыллы һәм тыйнак дуслык серләрен белә. Алар мине ультратавыш диагностикасының аналитик күрсәткечләренә төшенергә өйрәтте. Тупланган материал нигезендә мин 1996 елда кандидатлык диссертациясен якладым.
– Зөлфия Хәсәновна, коллегаларыгыз сезнең ике елда корсак куышлыгы органнарын ультратавыш ярдәмендә диагностикалау ысулына өйрәнүегезне белә. Ультратавыш контролендә дәвалау һәм диагностикалау ысулын яхшы үзләштергәнсез.
– Уфаның 8нче клиник дәваханәсе нигезендә безнең бүлек хирургия һәм урологиядә диагностикалау һәм дәвалауда интервенцион ысулны Башкортстанда беренче булып кертүе белән горурланам.
Зөлфия Хәсән кызының коллегалары белән тәҗрибә уртаклашуы шатландыра. Ул коллегаларын, медицина университеты студентларын диагностикалауның асылына төшенергә өйрәтә. Даими рәвештә фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясый. Дәвалау учреждениеләренә методик һәм дәвалау-диагностикалау ярдәме күрсәтә, телевидение һәм радиода, матбугатта медицина темасына чыгыш ясый. 30дан артык мәкалә авторы.
Башкорт дәүләт медицина университеты профессорлары бригадасы составында 1992 елдан бүгенге көнгә кадәр республика районнарына чыга, анда 3 меңнән артык пациентка ультратавыш тикшеренүе үткәргән. “Нурланыш диагностикасы һәм нурланыш терапиясе” кафедрасы нигезендә лекцияләр укый, табиблар белән практик күнекмәләр үткәрә.
Зөлфия Хәсән кызы үзенә дә, коллегаларына карата да таләпчән. Хезмәттәшләренә, пациентларга, гомумән, кешеләргә карата игътибарлы һәм мәрхәмәтле. Табиб өчен иң мөһиме – кешеләрне ярату һәм төпле белемле булу. Әмма болар гына аз. Мәдәниятле булу кирәк. Төрле һөнәр ияләре, югары белемле кешеләр белән аралашып, табиб үзе һәрьяклап камил булырга, бертөрлелектән качарга тиеш. Шул ук вакытта кешеләрнең арта барган белем дәрәҗәсен исәпкә алырга кирәк.
Зөлфия Хәсән кызының табиб кына түгел, психолог, дипломат, педагог икәнлеген дә аңлыйсың.
– Зөлфия Хәсәновна, Сезнең өчен бүген яхшы медицина учреждениесе нәрсә ул, һәм дәвалау нәтиҗәлелеге нинди факторларга кайтып кала?
– Дәваханә кабул итү бүлегеннән башлана. Берәүләр дәваханә мәдәнияте – бәдрәфләрнең чисталыгында, икенчеләре анда һава саф, дарулар, аш исе булмаска тиеш дигән фикердә. Әмма болары тышкы факторлар гына!
Медицина учреждениесенең йөзен, мәдәниятен һәм рухын анда эшләүче кешеләр билгели. Әйе, кешеләр, барыннан да бигрәк, аларның нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл белүе, оптимизмы, авыруларга карашы.
Тагын бер ягы бар. Кайбер медицина учреждениеләре кешеләрдә курку уята. Мәсәлән, психоневрологик дәваханәләр – “психоз” сүзе кайберәүләрне йөзен җыерырга мәҗбүр итә. Онкология дәваханәләре – кешеләрдә курку хисе барлыкка китерә. Бу халәтне аңларга мөмкин.
Бервакыт пациент белән сөйләшеп киттек. Безгә килгәнче, икенче табиб аңа диагнозын әйткән булган. Бу авыруның психикасына нинди йогынты ясавы билгеле. Ул моны белмәсә, яхшырак булыр иде. Мин аңа онкологлар яман шеш авыруын тикшерү белән генә шөгыльләнми, дип аңлатам. Онкологлар хәзер консультация-профилактика эшен башкара. Тиздән аларга бару тешләрне профилактик тикшертү кебек кенә гадәти эшкә әверелергә мөмкин.
“Әгәр мине анда калдырырга теләсәләр?” – дип сорый пациент. Бу бер нәрсәне дә аңлатмый. Мин онкология дәваханәсендә тикшеренү үткән һәм дәваланган йөзләгән кешене беләм. Аларның бер өлешендә, чыннан да, яман шеш табыла, ә икенчеләрендә шеш яман булмый яисә башлангыч стадиядә була. Вакытында үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәсендә авыру үсешенә нокта куярга мөмкин, дип аңлаттым әлеге пациентка.
– Димәк, пациентның хәленә керә белү, кайгыртучанлык та кирәк...
– Дәвалауның һәм кайгыртуның бер-берсенә нык бәйләнгәнлеге турында онытмаска кирәк, кайгырту һәм дөрес туклану дәвалау процессында мөһим роль уйный.
Сәламәтлек саклау – җәмгыять тормышы өлкәсе, ул барлык кешегә дә кагыла диярлек. Аның проблемалары медицина хезмәткәрләренең үзләрен дә, аларга ярдәм сорап килүчеләрне дә борчый. Мондый проблемаларны хәл итүнең оптималь юлы – заманча Русия медицинасын камилләштерү өчен үзең генә түгел, тыгыз профессиональ берлектә эшләү.
Әңгәмә ахырында Зөлфия Хәсән кызы медикның тышкы кыяфәте турында кызыклы фикере белән уртаклашты. Мин шуны хәтерлим, Иосиф Кобзонның юбилее уңаеннан бер журналист җырчының Әфганстанда хәрбиләр алдындагы чыгышы турында сөйләгән иде. Аңа төрле шартларда, шул исәптән эсседә дә җырларга туры килә. Әмма артист һәрвакыт җыйнак һәм матур итеп киенгән була. Мине бер деталь кызыксындырды: нинди генә авыр шартлар булмасын, тамашачы артистта артистны күрәсе килә. Табибларга килгәндә дә шул ук хәл: пациент һәрвакыт табибларга хас сыйфатлары булган табибны күрәсе килә.
Зөлфия Хәсән кызы гаиләсе белән дә бәхетле. Тормыш иптәше – күренекле табиб, бергәләп 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар барысы да югары белемле.
Октябрь Вәлитов,
профессор, философия фәннәре докторы.