

Әлеге статистиканы Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгендә баш табиблар һәм поликлиникалар өчен оештырылган чарада республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин китерде.
- Социаль челтәрләрдәге төркемнәр кире элемтә һәм халыкка мәгълүмат җиткерү өчен мөһим ресурс булып тора. Безнең медицина учреждениеләре, баш табиблар үз битләрен актив алып бара. Файдалы материалларны урнаштыра, киңәшләр бирә, халык сорауларына җавап бирәләр. Кешеләр җавапларны оператив рәвештә ала, - дип белдерде Айрат Рәхмәтуллин.
Илнең санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов сүзләренчә, Интернетта хакимият органнары булу - бик мөһим.
Ә Республика белән идарә итү үзәге ведомстволарга барлык этапларда да методологик ярдәм күрсәтә - төркемнәрне теркәүдән алып, үстерү һәм алга җибәрүгә кадәр.
- Хакимият органнары төркемнәрендә, шәһәрнең актуаль яңалыкларыннан тыш, кешеләр мөрәҗәгать тә яза ала. Тиздән конкрет дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк, - дип билгеләп үтте "Диалог Регионы" оешмасы генеральный директоры урынбасары Андрей Цепелев.