+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 декабрь 2022, 09:40

Бәйрәмнәрдә медицина ярдәме булачак!

Республика халкына медицина ярдәме күрсәтүне оештыру, медицина оешмаларының һәм һәлакәтләр медицинасы оешмаларының Яңа ел бәйрәмнәрендә ихтимал булган гадәттән тыш хәлләрнең медицина-санитария нәтиҗәләрен кабул итүгә һәм бетерүгә әзерлеген арттыру максатларында Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы расланган.  

Бәйрәмнәрдә медицина ярдәме булачак!Бәйрәмнәрдә медицина ярдәме булачак!
Бәйрәмнәрдә медицина ярдәме булачак!

Халыкка амбулатор медицина ярдәме күрсәтү буенча поликлиника учреждениеләре түбәндәге режимда эшләячәк:
- 2022 елның 31 декабрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр - поликлиникада табибны өйгә чакыру белән;
- 2023 елның 1 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр - поликлиникада табибны өйгә чакыру белән.
2022 елның 31 декабрендә, 2023 елның 2 гыйнварыннан 7 гыйнварына кадәр дарулар, шул исәптән авыртуны баса торган препаратлар, график нигезендә, "Башфармация" даруханә оешмаларында рецептлар буенча тәэмин ителәчәк.
Республикада яшәүчеләрне коронавирус инфекциясеннән иммунлаштыру 2022 елның 31 декабрендә, 2023 елның 2-7 гыйнварында 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк.
Профилактик медицина тикшерүләре, өлкән яшьтәге халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлау, шул исәптән тирәнтен тикшерү 2023 елның 2 гыйнварыннан 6 гыйнварына кадәр 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк.
Сәламәтлек саклау министрлыгының Колл-үзәге (122, 2не өстәп) 2023 елның 4 гыйнварыннан график буенча эшли башлый.
Ашыгыч медицина ярдәме станцияләре, муниципальара бүлекләр һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлекләре, халыкка тәүлек буе ярдәм күрсәтәләр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас