Уфада эш сәфәре белән Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров булды. Ул Сәнәгать буенча координацион совет утырышында катнашты. Чара “Торатау” Конгресс-холлы мәйданында Русия төбәкләренең 70ләп сәнәгать министрын җыйды. Сәфәр кысаларында вице-премьер, шулай ук, республика предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты һәм Уфаның төрле мәйданчыкларында яңа җитештерү куәтләрен ачуда катнашты.
Тәүдә Денис Мантуров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Совет мәйданында булдылар. Биредә алар Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге скульптура быел Республика көнендә ачылды. Ул 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе каһарманнарына һәм Ватан өчен гомерләрен биргән барлык Башкортстан яугирләренә багышланган. Ә 20 декабрьдә Уфаның Совет мәйданыннан махсус хәрби операция территориясенә башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев исемен йөртүче 3нче Башкортстан батальоны юл алды.
Арытаба Денис Мантуров һәм Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә булдылар.
Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская “Инцидент менеджмент” һәм “Кире элемтә” платформалары турында сөйләде. Ә республиканың сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев һәм тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева профильле мәгълүмат панельләренең эш принцибын күрсәттеләр.
Денис Мантуров үзәк эшчәнлегенең төбәк үсешендә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.
– Үзәкнең эш нәтиҗәләре белән танышуыма бик шатмын. Мөһим бурыч – төбәкнең һәр кешесен ишетү, мөрәҗәгатьләрне эшкәртү. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең төп асылы – халкыбызның уңайлы тормышын тәэмин итү. Һәм Башкортстан мисалы бу җәһәттән бик уңышлы дип исәплим, – диде Денис Мантуров.
Алар, шулай ук, шушы ук бинада урнашкан Ситуацион үзәктә булды. Үзәк эксперты Лилиана Даутова аңлатуынча, биредә белгечләр халыктан килгән барлык актуаль мөрәҗәгатьләрне эшкәртә.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, Үзәкне булдыруның төп максаты кешеләрне ул вакытта яңа төр авыру – коронавирус белән ялгыз калдырмау булды.
– Беренче этапта без 100 операторны чакырдык. Бу вакытта кешеләр паникага бирелде. Ә монда шалтыратып, алар тиешле ярдәм алды. Белгечләр, шалтыратуларга җавап биреп кенә калмыйча, җентекле консультацияләр дә бирде, – диде Радий Хәбиров.
Шул ук көнне Денис Мантуров һәм Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында “Фармстандарт-УфаВИТА” предприятиесенең яңа цехы эшенә старт бирделәр. Бәясе 1,6 миллиард сум булган инновацион җитештерү комплексы “Кан оешуы факторы VIII” препаратын чыгарачак. Линиянең куәте – елына 500 мең төргәк препарат.
Денис Мантуров билгеләп үтүенчә, мондый зур куәтле линия безнең илдә беренче тапкыр ачыла. Элек Русия базарында мондый препаратның чит ил аналоглары гына сатыла иде.
– Бүген “Фармстандарт” җитештерүне арттыруда тагын бер адым ясый. Катлаулы пандемия чорында ул “Спутник” вакциналары һәм коронавирустан препаратлар чыгару буенча төп мәйданчык булды. Гомумән алганда, предприятие тармак өчен зур әһәмияткә ия. Ел саен биредә 200 миллион данәдән артык 230 төр препарат җитештерелә. Аларның яртысы диярлек мөһим дару препаратлары исемлегендә. Хәзер әлеге исемлеккә “Кан оешуы факторы VIII” препараты өстәлә. Мондый дарулар донор плазмасы нигезендә гомерләрне саклап калырга һәм иммунитетны арттырырга ярдәм итә, шуңа күрә Русиядә кан препаратлары җитештерү – фармацевтика өлкәсендә иң мөһим бурычларның берсе, – диде Денис Мантуров.
Башкортстан Башлыгы Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм компания коллективына җитештерүнең мөһим юнәлешен үстерүләре өчен рәхмәт белдерде.
– Без республикада яңа производстволар ачылуга һәрвакыт шат. Бүген “Фармстандарт-УфаВИТА” предприятиесе Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән үсә. Хөрмәтле Денис Валентинович, Сезгә бу ярдәмегез өчен рәхмәт. Мин шулай ук компания коллективына бик рәхмәтле. Яңа линияне ачу – Яңа елга һәркем өчен яхшы бүләк, – диде Радий Хәбиров.
Арытаба “Торатау” Конгресс-холлында Денис Мантуров һәм Радий Хәбиров Сәнәгать буенча координацион совет утырышы алдыннан республиканың сәнәгать потенциалы экспозициясе белән танышты.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Александр Шельдяев төбәктә индустриаль һәм технопарклар үсешенә зур игътибар бирелүе турында сөйләде. Аларда гомум инвестицияләр күләме 44 миллиард сумнан артык булган 168 резидент-компания эшли. Парклар территориясе 90 процентка тулы.
Шул ук көнне Денис Мантуров һәм Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында “ПромЦентр” индустриаль паркы территориясендә 10,5 мең квадрат метр мәйданлы яңа бинаны ачуда катнаштылар.
– Күпсанлы сәнәгать һәм индустриаль парклар булуы республиканың эре бизнесы һәм эшкуарларының яңа производстволар, проектлар ачарга әзерлеген күрсәтә. Әлеге сектор бүген бик тиз үсешә. Резидентларга билгеләнгән планнарын гамәлгә ашыруда уңышлар телим, – диде Денис Мантуров.
Арытаба Конгресс-холлда Денис Мантуров һәм Радий Хәбиров Сәнәгать буенча координацион совет утырышын үткәрделәр. Аның темасы “Сәнәгать экспортына ярдәм итү системасын трансформацияләү һәм яңа шартларда өстенлекле импортны тәэмин итү чаралары” дип аталды.
Үз чыгышында Денис Мантуров “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында Хөкүмәт, төбәкләр һәм компанияләр хәл итә торган өстенлекле бурычларны билгеләде. Бу – сәнәгать продукциясенең тышкы агымнарын һәм сату каналларын хәзерге перспективалы юнәлешләргә юнәлтү, шулай ук, транспорт-логистика коридорларын булдыру белән тышкы сәүдә элемтәләрен киңәйтү.
Денис Мантуров билгеләп үтүенчә, өстенлекле импорт та тергезелә. Алар финанс һәм финанс булмаган инструментларны, таможня-тариф системасын көйләүне үз эченә ала.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров федераль министрлыкның төбәк икътисадын үстерүдәге ярдәмен ассызыклады.
– Республика өчен Сәнәгать буенча координацион советны Уфада кабул итү – югары мәртәбә. Бүгенге шартларда без элек җитәрлек игътибар бирмәгән яңа илләр белән партнерлык мөнәсәбәтләрен көйлибез. Бу ил һәм аның төбәкләре өчен зур мөмкинлекләр ача, – диде Радий Хәбиров.
Утырышта катнашучылар экспортны үстерү, импорт продукциясен кертү процедураларын гадиләштерү, халыкара транспорт-логистика коридорларын формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Чара ахырында Денис Мантуров төбәкләрнең тармак министрларына ведомство бүләкләрен тапшырды. Башкортстан сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен республика Башлыгы Радий Хәбиров Денис Мантуровны “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләде.
Утырыштан соң, Денис Мантуров һәм Радий Хәбиров аның нәтиҗәләре буенча журналистлар сорауларына җавап бирделәр.
Сорауларның берсе Башкортстанның сәнәгать потенциалы белән бәйле булды. Денис Мантуров сүзләренчә, төбәктә сәнәгатьнең барлык юнәлешләре диярлек тәкъдим ителгән: металлургия, химия предприятиеләре, авиация индустриясе – вертолетлар, пилотсыз авиация, авиадвигательләр. Перспектив тармаклар арасында фармацевтика һәм җиңел сәнәгать бар. Республика аларны актив үстерә. Киләчәктә Башкортстан территориясендә башка инновацион юнәлешләр дә киң күрсәтелер.
– Республика үсә, сәнәгать тотрыклы эшли. Без федераль ярдәм чараларын актив кулланабыз һәм Русия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы билгеләгән барлык институтлар белән хезмәттәшлек итәбез. Моның өчен Сезгә, Денис Валентинович, командагызга зур рәхмәт, – диде Радий Хәбиров.
Алдагы сорау экспорт һәм импортка кагылды. Денис Мантуров белдерүенчә, экспорт һәм импорт узган елгы дәрәҗәдә диярлек сакланган. Икенче кварталның беренче айларында, импортның кискен кимүе булганда, бу экспорт-импорт операцияләрендә билгеле бер тотрыксызлык буларак чагылды. Ләкин барысы да акрынлап тергезелә. Экспортерлар эшчәнлекне дустанә булмаган дәүләтләрдән, Көнбатыштан Көнчыгышка, Африка, Азия, Латин Америкасы илләренә күчерә. Шул ук хәл импорт буенча бара. Вакытында кабул ителгән барлык чаралар да нәтиҗә биргән.